Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 200 көн дәвам итә. Сугышлар 100 мең квадрат километр мәйданда барган, ике яктан да аларда 2,1 миллионнан артык кеше катнашкан.
Фашистлар нефтьле Кавказ, Кубань җирләрен алу һәм сугыш барышын үз файдасына бору өчен илнең көньягында совет гаскәрләрен тар-мар итәргә планлаштырган була. Алар сан ягыннан безнең армиядән өстен булган. 1942 елның сентябрендә алар Сталинград янына ук килеп җитә. Шәһәрдә тәүлек буе һәр йорт өчен каты сугышлар барган. Солдатларыбызның батырлыгы нәтиҗәсендә 18 ноябрьдә Германия гаскәрләренең алга китүе туктатыла һәм, озак дәвам иткән канкоештан соң, дошманны камауга ала. Боҗрага якынча 300 мең фашист эләккән була. 1943 елның 2 февралендә дошман гаскәрләрләре тар-мар ителә, 91 меңнән артык кеше әсирлеккә алына.
Дошманның бу фронтта гомум югалтулары якынча 1,5 миллион кеше тәшкил итә. Германиядә сугыш елларында беренче тапкыр милли матәм игълан ителә, фельдмаршал Паулюсның җиңелүе Европада каршылык хәрәкәтен активлаштыруга ярдәм итә.
Сталинград сугышында Башкортстаннан меңләгән сугышчы катнашкан. Алар - безнең республикада формалашкан хәрби берләшмәләр: Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе, полковник Иван Афонинның 300нче укчылар дивизиясе, генерал-майор Николай Бирюковның 214нче укчылар дивизиясе, полковник Сергей Гороховның 124нче аерым укчылар бригадасы.
Сталинград фронтына Уфа һәм Башкортстан районнарыннан 3700 кыз җибәрелгән. Алар үз теләкләре белән сугышырга киткән. Алар төзүчеләр, зенитчылар, элемтәчеләр, шәфкать туташлары, санитарлар, шоферлар булып хезмәт иткән.
Ырынбур өлкәсендә үзгәртеп корылган 226нчы укчылар дивизиясе составында Уфа пехота училищесын тәмамлаган 500 солдат көрәшкән. Республика солдатларының күбесе запас частьлардан тулыландыру составында Сталинград фронтына юл тоткан.
1943 елның гыйнварында 44нче укчылар дивизиясе командованиесенә Сталинградка таба хәрәкәт иткән дошман эшелонын туктату бурычы куела. Красновка станциясе янында бер тәүлектән артык Кызыл Армиянең 13 сугышчысы тигез булмаган сугыш алып бара, алар барысы да һәлак булган. Алар арасында Башкортстанда туып-үскән кече сержант Тимерәй Кобакаев һәм рядовой Зөбәй Үтәгулов булган. Калтасы районында туып-үскән Кобакаев сугышка кадәр тракторчы булып эшли. Белорет районыннан Үтәгулов югары белемле, армия сафларына чакырылганчы мәктәп директоры булып эшләгән. Барлык 13 сугышчыга да үлгәннән соң "Советлар Союзы Герое" исеме бирелгән.
Сталинград күгендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев сугышчан юлын башлый. Сталинградка ул хәрби очучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң килгән. Гвардия кече лейтенанты Гәрәев 9 хәрби очышта 3 «Юнкерс-52» самолетын, ике танк, 6 автомашинаны һәм берничә дистә солдат һәм офицерны юк итә. Сугыш елларында ул барлыгы 250гә якын хәрби очыш ясый.
1945 елның 1 маенда Сталинградка (хәзерге Волгоград) "Герой-шәһәр" исеме бирелә. 1995 елдан 2 февраль Русиянең Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Узган елның июлендә Русия Президенты Владимир Путин «Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулуны бәйрәм итү турында» Указга кул куйды. Документ әлеге дата уңаеннан тематик чаралар уздыруны күздә тота, алар илнең барлык төбәкләрендә дә узачак.
Республика Хәрби дан музеенда бу истәлекле көнне укучылар һәм студентлар өчен лекцияләр уза, биредә вакыйгага багышланган тематик экспозиция ачыла. 9-11нче сыйныф укучылары, югары уку йортлары һәм колледжлар студентлары «Сталинград» интеллектуаль уенында катнашырга чакырыла. Милли музей бүген "Сталинградны саклаучылар" дигән батырлык дәресе үткәрә, чара 15.00 сәгатьтә башлана.
Уфаның "Русия - минем тарихым" тарихи паркында Сталинград сугышының 80 еллыгына багышланган мультимедиа күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә 23 февральгә кадәр барырга мөмкин.
Башкортстанның Милли китапханәсе бу датага багышланган онлайн-квестта катнашырга чакыра. Ул Сталинград сугышы геройларына, вакыйгалар хронологиясенә, сугышта катнашкан хәрби техникага багышланган.
Анда катнашу өчен түбәндәне сылтама аша теркәлергә кирәк: https://docs.google.com