+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
5 февраль 2023, 18:33

Александр Матросов батырлыгын белмәгән кеше юк!

Бүген Советлар Союзы Герое Александр Матросовның тууына 99 ел.

Александр Матросов батырлыгын белмәгән кеше юк!
Александр Матросов батырлыгын белмәгән кеше юк!

1943 елның 27 февралендә Чернушка авылын азат итү өчен барган сугышта дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплап һәлак булган батырның исемен тарихтан Александр Матросов буларак беләбез.

Ул 1924 елның 5 февралендә Тамьян-Катай кантонының (әлеге Учалы районы) Кунакбай авылында туган. Кайбер чыганаклар аның чын исемен — Мөхәммәтҗанов Шакирҗан Юныс улы дип тә күрсәтә. Кечкенәдән ятим калганлыктан, Ульяновскидагы балалар йортында һәм Уфа балалар хезмәт колониясендә тәрбияләнә ул. 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, шушы ук колониядә тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, Матросов берничә тапкыр үзен фронтка алуны сорап хат яза. 1942 елның сентябрендә Уфаның Киров районы хәрби комиссариатыннан Александр Матросов армиягә алына һәм Краснохолм пехота училищесына җибәрелә. 1943 елда Калинин фронтына озатыла. Шушы ук елның 25 февраленнән И. В. Сталин исемендәге 91нче ирекле Себер бригадасының икенче аерым укчылар батальонында хезмәт итә. Соңрак 56нчы укчылар дивизиясенең 254нче укчылар полкында була. Бригада күпмедер вакыт резервта булган. Аннары аны Псков янына күчерәләр, анда ул сугышка керә.

Шушы ук елның 27 февралендә икенче батальон Калинин өлкәсенең Чернушка авылы янында терәк пунктына һөҗүм итү турында боерык ала. Совет солдатлары урманны үтеп, яланга чыгу белән, дошман ачкан ут эченә эләгә. Өч пулемет авылга якын килүне тоткарлый. Зур тырышлык белән ике пулеметны тар-мар итә безнең солдатлар. Өченче пулеметны да ут чәчүдән туктатырга тырышсалар да, ул берөзлексез кеше гомерен өзүен дәвам итә. Шулвакыт кызылармияче Петр Огурцов һәм Александр Матросов кыю бер карарга килә. Дзотка якынлашканда Огурцов каты яралана, Матросов куелган бурычны үзе генә ахырына җиткерергә була. Амбразурага якын килеп, ике граната ташлый. Пулемет атудан туктый. Безнең солдатлар моны күреп, һөҗүмгә күтәрелүе була, пулемет янә ут ача. Шулвакыт Матросов тиз арада үз күкрәге белән амбразураны каплый. Пулемет янә бер мизгелгә ут чәчүдән туктый... Кызылармияче Александр Матросов, гомерен корбан итеп, куелган хәрби бурычын үти.

Солдат шушы ук авылда җирләнгән. 1948 елда Великие Луки шәһәренә күчереп җирләнә.

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 19 июнендәге указы нигезендә Александр Матросовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шушы ук указ белән 254нче укчылар полкына А. М. Матросов исеме бирелә, ә ул үзе мәңгелеккә шушы полкның беренче ротасы составына кертелә. Александр Матросов — беренчеләрдән булып частьнең мәңгелек исемлегенә кертелгән совет солдаты.
Соңрак Александр Матросовның һәлак булуы турында башка төрле мәгълүматлар да барлыкка килде. Кайбер чыганакларда Матросов дошманга каршы граната ташлау өчен торып баскан, дигән фикерләр дә яңгырый. Әмма Матросов белән булган Петр Огурцов геройның, чыннан да, үз күкрәге белән дошман амбразурасын каплавын исбат итте.

Александр Матросовның бу батырлыгы башка солдатлар өчен Ватанны яклау, туган җиргә булган мәхәббәт һәм тугрылыкны күрсәтү үрнәге булды. Соңыннан да бу батырлык әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә урын алды. Берникадәр вакыттан соң, герой һәлак булган урында мемориаль комплекс барлыкка килде. Моннан тыш, Александр Матросовка илнең бик күп почмакларында һәйкәл куелды.

Бөек Ватан сугышында Александр Матросовның бу батырлыгын соңыннан 400дән күбрәк солдат кабатлады.

Александр Матросов батырлыгын белмәгән кеше юк!
Александр Матросов батырлыгын белмәгән кеше юк!
Александр Матросов батырлыгын белмәгән кеше юк!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: