Бу хакта Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдәге үз битендә ул генерал Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт иреклеләр батальоны сугышчыларының "Толпар" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән хатлар алуын сөйләде.
Баймак районы хакимияте башлыгы үз постын кыска видеороликлар белән тулыландырган, анда сугышчылар балалар хатларын укый:
- Исәнме, кадерле солдат! Минем исемем София. Мин "Толпар" балалар бакчасына йөрим. Җирдә тынычлык өчен көрәшүең өчен рәхмәт әйтеп язам. Мин синең тизрәк сәламәт һәм исән-сау өеңә кайтуыңны телим, сугыш булмасын. Тизрәк кайт, сине өйдә көтәләр бит, - диелә аларның берсендә.
- Безнең барлык егетләр дә бүген батыр, фидакарь, гомерләрен аямыйча, Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз кебек көрәшә, - дип язган Фәнис Әминев.