Бу хакта "Башкорт батальоны" телеграм-каналы хәбәр итә.
Тоткыннар белән алмашу катлаулы сөйләшү процессыннан соң мөмкин булган. Хәрби хезмәткәрләр үзләре тануынча, әсирлектә булганда алар туганнарының һәм якыннарының ярдәмен сизгән.
Аларның барысына да кирәкле психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелгән, шулай ук туганнары белән элемтәгә керү мөмкинлеге бирелгән.
Быел бу инде икенче тапкыр тоткыннар белән алмашу. Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, беренчесе 8 гыйнварда узган, ул вакытта Киев контролендәге территорияләрдән 50 сугышчы кайткан. Аннан алдагы алмашу узган елның 31 декабрендә булды. Ул вакытта Украина әсирлегеннән 82 Русия хәрбие кайтарылды.
Узган елның декабрь башында "60ка 60" формуласы буенча алмашу булды.
Фото: Пресс-служба Минобороны РФ/ТАСС