Былтыр Башкортстанның сәнәгать җитештерүе индексы 102,7 процент тәшкил итте, диде кичә, Хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсен ачып, республика Башлыгы Радий Хәбиров. “Бу – бик яхшы күрсәткеч, Русия буенча уртача күрсәткеч – 99,4 процент. Без моңа, шул исәптән җитештерүне диверсификацияләү исәбенә дә ирешә алдык. Быел безнең бурычыбыз – шулай ук яхшы эшләргә”, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Ивановага Башкортстаннан махсус хәрби операциядә ирекле батальоннарда катнашучыларга акчалата түләүләрне тәэмин итүне аерым контрольгә алуны йөкләде. “Без 6 ай хезмәттән соң иреклеләр батальоннарына тагын бер түләү турында карар кабул иттек, ул 200 мең сум тәшкил итә. Әгәр дә кемнеңдер срогы килеп җиткән икән, аерым хәбәр итүегезне сорыйм. Егетләр безгә вәгъдә ителгән акчаларның вакытында килүе өчен рәхмәт белдерә, гаиләләре шушы акчаларга яши, шуңа күрә бу юнәлештә тәртип булуы мөһим”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
М-7 федераль трассасының 65 километр озынлыктагы яңа участогы төзелеше ил Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча 2024 елда тапшырылырга тиеш. Ул Илеш, Дүртөйле, һәм Чакмагыш районнары аша узачак һәм Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авылларын урап узачак. “Без искиткеч яхшы трассага ия булачакбыз, кирәкле юл инфраструктурасы, заправкалар, сәүдә-сервис комплекслары төзелешенә игътибар итүегезне сорыйм. Бу эшләрне юл төзелеше белән параллель рәвештә алып бару зарур”, – дип билгеләде төбәк Башлыгы.
Чарада халкы кардан чистартуга ешрак зарланган районнарны һәм шәһәрләне атадылар. Антирейтинг лидерлары – Уфа (277 мөрәҗәгать), икенче урында – Нефтекама (31), өченче урында – Стәрлетамак (15), аннары Белорет районы (13), бишлекне Благовещен районы (11) йомгаклый. Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская әнә шундый мәгълүматлар китерде. Башкалага килгәндә, республика Башлыгы Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка хәлне шәхси контрольгә алуны йөкләде.
Башкортстан территориясендә урнашкан “Черкизово” төркеме предприятиеләрендә кош итен җитештерүне якындагы ел ярымда ике тапкыр арттыру планлаштырыла. Бу хакта Радий Хәбиров, “Черкизово” төркеменең генеральный директоры Сергей Михайлов белән очрашу йомгакларын шәрехләп бәян итте. “Без бик җитди, компетентлы партнер белән эш итәбез”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров һәм территорияләрендә “Черкизово” предприятиеләре урнашкан муниципалитет башлыкларына аларга тулы ярдәм күрсәтергә кушты.
Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны соңгы җиде көндә 76 процентка арткан. Русия Хөкүмәтенең Координация үзәге мәгълүматлары белән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин уртаклашты. Республиканың инфекцион госпитальләрендә 340 койка әзерләнгән, ирекле койка фонды 21 процент тәшкил итә. Узган тәүлектә 201 авыру ачыкланган. Республика стационарларында хәзер 165 кеше дәвалана. Шуларның 114е – 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.
ЮХХДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, былтыр республика юлларында 3441 авария теркәлгән, бу, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 424кә азрак. 409 кеше һәлак булган, бу былтыргыдан 74 кешегә кимрәк. Юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә халыкның үлем дәрәҗәсе кимү турында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов бәян итте.
Фото: Башинформ