Махсус хәрби операция зонасындагы торак пунктларның берсенә һөҗүм итү вакытында алар дошманның тыгыз миномет уты астында кала. Дошман чираттагы атуында снаряд Ринат Сәгыйтов идарә иткән “БМП-1” машинасына эләгә. Якташыбыз яралана, ләкин ул куелган бурычларны үтәүне дәвам итә. Нәтиҗәдә, сержант Сәгыйтов һәм ефрейтор Новиков подразделениеләрнең командирлары белән бергә шәхси составны хәвефсез урынга чыгара.
Махсус хәрби операциядә катнашучы, Доставалов исемендәге Башкортстан батальонының взвод командиры урынбасары Пазыл Тугулев та батырлык үрнәге күрсәтте.
Безнең солдатларыбыз басудагы урман поласасы янында торган булган. Взвод командиры урынбасары Пазыл Тугулев батальон командирының “БТР” машинасы миналар урнаштырылган урынга ялгыш барып керүен беренче булып күреп кала.
“Кайнар нокта”ларда хезмәт итү тәҗрибәсе булган өлкән сержант Тугулев шул территориядәге миналарны зарарсызландыра. Нәтиҗәдә, шәхси состав исән һәм техника төзек кала.
Дан һәм хөрмәт сезгә, Башкортстанның батыр егетләре!
Ример НАСРЕТДИНОВ.