+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 февраль 2023, 16:10

Белорет өч егете белән хушлашты

Алар махсус хәрби операциядә һәлак булган.

Белорет өч егете белән хушлаштыБелорет өч егете белән хушлашты
Белорет өч егете белән хушлашты
 Болар - Ильяс Шинов, Дим Шәйхисламов һәм Ян Зимин.

Ильяс Шинов белән 6 февральдә Бриштамак авылында хушлаштылар, дип хәбәр итте Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта. Яугиргә 26 яшь була, ул «Вагнер» шәхси хәрби компаниясендә хезмәт итә.

Дим Шәйхисламов белән 8 февральдә Межгорьеда хушлаштылар. Ул 1999 елның 27 апрелендә туган, 1нче мәктәптә укыган, аны тәмамлаганнан соң 2015 елда агросәнәгать колледжында белем алган. Армиягә 2019 елда алына, 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнә.

Ян Зимин 9 гыйнварда һәлак булды, дип хәбәр иттеләр Инҗәр авыл Советында. Ул 1991 елның 23 мартында шушы авылда туган. Ул 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган булган.

Тыныч йоклагыз, егетләр!

фото: Башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас