

Кече сержант, батальон радиостанциясе начальнигы Ренат Нурисламов миномет уты астында яраланган иптәшен коткарган.
Марш вакытында колонна миномет уты астында калган. Солдатларның берсе зыян күргән. Кече сержант Нурисламов хезмәттәшен ут астыннан алып чыккан һәм гомерен саклап калу өчен аңа беренче ярдәм күрсәткән.
Элегрәк Шәйморатов исемендәге Башкортстан батальоны сугышчыларының хезмәттәшләрен ут астыннан алып чыгу очраклары билгеле иде инде.
Афәрин, егетләр! Бердәм булыгыз, Җиңү белән кайтыгыз!
Фото: "Башинформ" агентлыгы