"Радий Хәбировка, республика халкына ярдәм итүләре өчен рәхмәт..."
Русия Герое Александр Доставалов исемендәге Башкортстан батальоны хәрби хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында бурычларын лаеклы үти. Башкортстан сугышчылары алдында җаваплы бурыч тора – яуланган позицияләрне саклау.
Күптән түгел егетләребез янында «БСТ» телеканалы хезмәткәрләре булып кайтты. Алар хәбәр иткәнчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Донбасска китерелә торган гуманитар ярдәм егетләребез өчен зур ярдәм булып тора.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка, республика халкына ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Якташлар, сез ерак булсагыз да, без сезнең ярдәмегезне тоябыз. Безгә чигенергә урын юк, безнең артта - Уфа, - ди егетләрнең берсе.
- Радий Хәбировка гуманитар ярдәм өчен рәхмәт! Ул безгә хәрби бурычларны лаеклы үтәргә көч бирә. Әти, сиңа сәламнәремне җиткерәм! Җиңү бездә булачак! Тиздән әйләнеп кайтырбыз, - дигән тагын бер якташыбыз.
Мәгълүм булуынча, бүген дә Башкортстаннан гуманитар ярдәм агымы туктамый. Республика Башлыгы Радий Хәбировның йөкләмәләре планлы һәм системалы нигездә үтәлә.
Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/news/svo/2023-02-13/dostavlovtsy-na-ognevom-rubezhe-gumanitarnaya-pomosch-iz-bashkirii-pomogaet-zaschischat-nashi-rubezhi-3140893