-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
15 февраль 2023, 08:45

Үсмер күршеләрен янгыннан коткарган

Табада янган майга су сибә күрмәгез! Яначаксыз!

Үсмер күршеләрен янгыннан коткарган
Үсмер күршеләрен янгыннан коткарган
Гыйнварда усмер күршеләрен янгыннан коткарган. Гадәттән тыш хәл Уфа шоссесы урамындагы күпфатирлы йортта булган. Янгын чыккан фатир хуҗабикәсе сүзләренә караганда, 14 яшьлек Валерий Медведев үзенең акыллы гамәлләре белән янгынны, төтен чыгуны һәм бөтен подъездны эвакуацияләүне булдырмый калган.

Янгын кухняда башлана: табада май дөрләп янып китә, ә хатын аңа су сибә (моны эшләргә ярамый). Ялкын өскә күтәрелеп, түшәм яна башлый, фатир төтенгә тула. Хатын югалып кала һәм инде тын алалмый башлый. Ишек янында ул яшь күршесен күрә. 14 яшьлек үсмер янгын сүндерүчеләрне чакыра, янгынны сүндерә, фатирда һәм подъездда тәрәзәләрне ача. Коткаручылар килгәндә янгын инде тулысынча бетерелгән була. 
 
МЧС үсмерне бүләкләргә җыена. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аңлатуларынча, әгәр май янса, плитәне сүндерергә һәм кислород керүне туктатырга — табаны капкач яки металл противень белән ябарга кирәк.

Фото: "МЧС по Башкирии"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: