+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 февраль 2023, 09:11

Баймак халкы да яугирләргә ярдәм күрсәтә

Баймактан махсус хәрби операция территриясенә чираттагы гуманитар конвой озатылды.

Баймак халкы да яугирләргә ярдәм күрсәтәБаймак халкы да яугирләргә ярдәм күрсәтә
Баймак халкы да яугирләргә ярдәм күрсәтә
Бу хакта социаль челтәрләрдә Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев хәбәр итте.

Муниципалитет җитәкчесе сүзләренчә, гуманитар конвой составына җылы кием, азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм бөтен район халкы җыйган башка кирәкле әйберләр кергән. Шулай ук сугышчыларга "ГАЗель" һәм "УАЗ" автомобильләре җибәрелгән, алар кирәкле барлык махсус җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән.

"Җаваплы миссияне дәвам итәчәкбез. Бу безнең көчебездән килә. Ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең һәрчак янәшәдә булуы шатлыклы", - дип язган Фәнис Әминев.

Фото: bv02.info сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас