

Айдар Аеткулов Уфада 1982 елда туган, Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче мәктәпне тәмамлаган, Уфа хореография училищесында, Акмулла исемендәге БДПУда белем алган.
Ул бизнес белән шөгыльләнә, «Метро», «Касторама» сәүдә компанияләрендә эшли, Владимир фабрикасының төбәк филиалы җитәкчесе була, аннары Мәскәүгә күченә.
— 2022 елның августында ул кыю карар кабул итте: үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте, — дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә. - Луганск Халык Республикасының Артемовск шәһәре янындагы авыр сугышларда батырларча һәлак була. Хатыны Эльмира Равиловна - ирсез, өч бала атасыз калды...
Кырмыскалы районының Мөксин авылы - Айдарның әнисенең туган төяге.