+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 февраль 2023, 10:25

СВОда катнашучыларга ярдәм үзәге ачылды

Стәрлетамакта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәге ачылды.

СВОда катнашучыларга ярдәм үзәге ачылдыСВОда катнашучыларга ярдәм үзәге ачылды
СВОда катнашучыларга ярдәм үзәге ачылды
"Башинформ" агентлыгы мәгълүматлары буенча, бу - Башкортстанда шундый беренче учреждение.

Үзәктә «Бердәм тәрәзә» режимында сугышчыларның туганнары һәм якыннары, шулай ук хәрби хезмәткәрләр үзләре волонтерлык, консультация, юридик һәм медик-психологик ярдәм ала алачак. Моннан тыш, бирегә бу ярдәмне күрсәтергә теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә алачак.

"Стәрлетамакта ярдәм итү үзәген узган елның ноябрендә предприятиеләрнең Директорлар советы утырышында төзергә карар кылдык. Идеяне Совет рәисе Эдуард Давыдов җиткерде. Җайга салынган эш нәтиҗәсендә без үзәкне берничә ай эчендә әзерли һәм җиһазландыра алдык. Ул аеруча мохтаҗларга ярдәм итәр дип ышанам», - дип ассызыклады шәһәр мэры Рөстәм Газизов.

Ярдәм үзәге Ходайбирдин урамы, 122 адресы буенча урнашкан. Эш режимы: 10.00-20.00, шимбә - 10.00-14.00, якшәмбе - ял көне. Барлык сораулар буенча шушы телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(929)-75-74-892.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас