

"Башкортстан Республикасының десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Марат Әдеһәмов махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне геройлар дип атады.
- Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр турында сөйләргә кирәк. Аларга иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Алар - бүгенге көн геройлары.
Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасын игълан иткәндә бик мөһим карар — илнең стратегик һөҗүм кораллары турындагы шартнамәдә (СНВ-3) катнашуын туктатып торуы турында хәбәр итте. Бу Русиянең бирешергә дә, артка чигенергә дә җыенмавын, безнең ниятләребезнең җитди икәнен аңлата.
Безнең лозунг һәм девиз бер генә: Без җиңәчәкбез! - дип сөйләде ул.