+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 февраль 2023, 09:05

Җиңү безнең якта булачак!

Уфаның Ленин исемендәге мәйданында Ватанны саклаучылар көненә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрбиләренә теләктәшлеккә багышланган митинг-концерт башланды, анда берничә мең кеше җыелды.

Җиңү безнең якта булачак!Җиңү безнең якта булачак!
Җиңү безнең якта булачак!
Митингта Башкортстан Башлыгының хәрби хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов, Башкортстан Башлыгының патриотик тәрбия буенча киңәшчесе Валентин Солодовник һәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар чыгыш ясады.

- Бүген бөтен ил Югары башкомандующий Владимир Владимирович Путинга теләктәшлек йөзеннән митинглар үткәрә. Илебез халкы махсус хәрби операциянең максатларын һәм бурычларын аңлый, безнең барлык хәрбиләргә ярдәм итә. Президент та, Башлыгыбыз да хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Кичә Федераль җыелышка Юлламасында Владимир Путин солдатларга күп тапкырлар рәхмәт белдерде. Аның һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаилә әгъзаларына дәүләт ярдәме фондын булдыру идеясен хуплыйм.

Шулай ук, бүген без Шәйморатов һәм Достовалов исемендәге батальоннардан ялга кайтканнарны янә махсус хәрби операция барган территориягә озатабыз.

23 февраль алдыннан барлык егетләрне бәйрәм белән котлыйсым килә һәм бу, беренче чиратта, махсус хәрби операция территориясендә хезмәт итүчеләргә кагыла. Иң тәүдә аларга ныклы сәламәтлек телим. Егетләр үзләрен сакласын иде. Гаиләләренә - сабырлык. Без Җиңү белән кайтачакбыз һәм барысы да яхшы булачак, — диде Алик Камалетдинов.

- 23 февраль алдыннан барлык егетләрне бәйрәм белән котлыйм. Бүген илебез зур сынау үтә. Шунысы куанычлы: барлык җәмгыятебез берләште, бер йодрык булып тупланды, һәркем ярдәмгә килергә әзер. Бу мәйданда басып торучыларның да безнең солдатлар өчен борчылуы күренеп тора. Президентыбызны, Башлыгыбызны хуплаганыгыз, хәрбиләргә ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт! Җиңү безнең якта булачак! - диде Валентин Солодовник.

Ример Насретдинов фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас