+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 февраль 2023, 11:32

"Сезнең ярдәмне тойгач - җиңелрәк"

Махсус операциядән ялга кайткан якташыбыз шулай ди.

"Сезнең ярдәмне тойгач - җиңелрәк""Сезнең ярдәмне тойгач - җиңелрәк"
"Сезнең ярдәмне тойгач - җиңелрәк"

Бүген республикада Ватанны саклаучылар көненә багышланган бик күп чаралар үтә. Украинада махсус операциядә катнашкан, 2 атнага гына ялга кайткан Рамил Исхаков бу җәһәттән үзенең фикерләре белән уртаклашты.

- Мин "Достовалов" батальонында хезмәт итәм. Батальон оешкан чакта ук махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдердем. Без үзебезнекеләргә ярдәм итәргә тиеш идек, шуңа да икеләнү уйга да кермәде. Безнең мондый бәрелешләрдә тәҗрибә бар инде, шуңа кая, ни өчен баруыбызны аңлый идек.

Әзерлек үткәннән соң, сентябрьдән үк безнең батальон алгы сызыкта булды. Бу - Херсон, Запорожье өлкәләре, Донецк һәм Луганск республикалары. Югалтуларга карамастан, бататьон командиры безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора, без бер гаилә кебек. Безнең хәрби тәҗрибә егетләргә ярдәм итсә, без бик шат булыр идек, чөнки анда күптән түгел генә килүчеләр дә бар.

Күптән түгел генә ялга кайттым. Әлбәттә, озаграк ял итәсе килә. 14 көндә барлык туганнар белән күрешеп өлгереп тә булмаячак. Әмма без республикага һәм илгә таяныч булырга тиеш.

Быел Ватанны саклаучылар көне башка төрлерәк билгеләнә. Бәйрәм башка мәгънә алды. Бүген кайбер егетләребезне янә махсус операциягә озаттык.

Республикадан бик зур ярдәм тоябыз. Шушы ярдәм безгә бик мөһим. Без бит башка бәрелешләрдә да булдык. Анда күпкә авыр иде. Әле куелган хәрби бурычларны да яхшырак үтибез кебек, - диде ул.

Фото: riafan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас