+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 февраль 2023, 07:26

“Доставаловчы”лар дошманны тез чүктерми туктамас!

Русия Герое үрнәгендә батальон сугышчылары яу кырында тиңдәшсез каһарманлыклар күрсәтә.

“Доставаловчы”лар дошманны тез чүктерми туктамас!“Доставаловчы”лар дошманны тез чүктерми туктамас!
“Доставаловчы”лар дошманны тез чүктерми туктамас!
Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы өч батальонның берсе Александр Доставалов исемен йөртә.

Русия Герое Александр Васильевич Доставалов 1963 елның 17 июлендә Уфада туган. Атаклы полководец Суворов исемен йөртүче Александр кечкенәдән үк хәрби буласын белгән. 1981 елда армиягә алынган, хәрби хезмәтне Рязань десант полкында узган. 1983 елда Доставалов ике тапкыр Кызыл Байраклы Рязань югары һава-десант команда училищесына укырга керә, аны 1987 елда тәмамлый. Александр Доставаловның алдагы язмышы Псковтагы 76нчы гвардия һава-десант дивизиясе һәм турыдан-туры 104нче гвардия парашют-десант полкы белән аерылгысыз бәйләнгән. 1987 елдан – взвод командиры, 1991 елдан рота командиры урынбасары була. Полк составында Советлар Союзының барлык “кайнар нокта”ларын: Ереван, Баку, Ош, Узген, Приднестровьены уза. 1994 елда Александр Васильевич 6нчы рота командиры итеп билгеләнә. Бу бүлекчә сугышчылары белән Чечен Республикасында конституцион тәртипне тергезү операциясе вакытында Аргун һәм Гудермес районнарында бандформированиеләрне тар-мар итә. Грозныйда, Төньяк Кавказдагы контртеррорчылык операцияләрендә катнаша.

1999 елдан батальон командиры урынбасары була. 2000 елның 1 мартына каршы төндә Доставалов 4нче ротаның өченче взводы белән 6нчы ротага ярдәмгә ташлана, анда аның турыдан-туры начальнигы – батальон командиры Марк Евтюхин да була. Аның взводы “утлы яңгыр”ны уңышлы үтә һәм югалтуларсыз 6нчы рота позициясенә чыга. Сугыш вакытында 4нче рота өченче взводның барлык десантчылары һәлак була. Александр Доставалов яралана, ләкин сугышчылар белән җитәкчелек итүен дәвам итә. Чираттагы ярасы командир өчен соңгысы була һәм Александр Доставалов һәлак була.

“...Улыбызга исемне бөек урыс полководецы Суворов хөрмәтенә биргән идек. Аны балачакта шулай дип атап йөрттеләр дә, – дип искә ала Гройның әти-әнисе. – Улым дуслары һәм сугышчылары белән хәлиткеч моментта бөек Александр Суворов принцибын сайлаган: үзең үл, иптәшеңне коткар! Безнең улыбыз башкалар өчен яшәде һәм үз гомерен Ватан өчен бирде!”

Республика Хөкүмәте карары белән Башкортстан кадет корпусына Герой исеме бирелде. Аның территориясендә А. В. Доставалов бюсты урнаштырылды. Русия Герое майор Доставаловның исеме Башкортстаннан Украинага махсус хәрби операциягә җибәрелгән икенче ирекле батальонга бирелде.
 
Башкортстан батальоннарын булдыру идеясе каян килгән? 2022 елның маенда диңгез пехотасы һәм Хәрби-Диңгез флоты спецназы ветераннары башкорт батальонын формалаштыру тәкъдиме белән чыктылар. Башлангычны башка ветераннар берлеге һәм төбәк халкы да хуплады. Батальоннар икәү булды – алар генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм Русия Герое Александр Доставалов исемнәрен йөртә. Республика аларны форма, бронежилет, каскалар, көнкүреш һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итте. 29 августта Александр Доставалов исемендәге Башкортстан батальоны хәрби күнекмәләрне тәмамлап, махсус хәрби операция зонасына юлланды. Шунысы игътибарга лаек, китәр алдыннан батальон эко-өмә үткәрде, якындагы урманнарда чүп-чарны җыештырды, шушы айларда ярдәм иткән кешеләрне туган көннәре белән котладылар. Кузгалырга бер көн калгач, батальонга бригаданың сугышчан байрагын тапшыру тантанасы булды.
 
“Минем өчен Башкорт батальоны составында булу һәм “доставаловчы” исемен йөртү – зур горурлык. Без Башкортстан һәм Русия иминлеге өчен көрәшәбез”, – диде сугышчыларның берсе.
 
Александр Доставалов исемендәге Башкортстан батальоны сугышчылары үзләренең хәрби бурычын лаеклы үти. Мәсәлән, кече сержант, батальон радиостанциясе начальнигы Ренат Нурисламов миномет уты астында яраланган иптәшен коткарган. Марш вакытында колонна миномет уты астында калган. Солдатларның берсе зыян күргән. Кече сержант Нурисламов хезмәттәшен ут астыннан алып чыккан һәм гомерен саклап калу өчен аңа беренче ярдәм күрсәткән.
 
Игорь Корбанов – махсус хәрби операциядә катнашучы, Доставалов исемендәге батальонның идарә бүлекчәсе командир урынбасары, 6нчы ротаның наводчик-операторы.
Русия Федерациясе Президенты Указы белән махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә батырлык, тәвәккәллек һәм фидакарьлек күрсәткән өчен кече сержант Корбанов Суворов медале белән бүләкләнде. Бу Доставалов исемендәге батальон әгъзасына тапшырылган беренче дәүләт бүләге булды.
 
Якташыбыз Станислав Карпов Доставалов исемендәге батальонда ефрейтор булып хезмәт итә. Дошман авиаһөҗүм ясаганда ул Доставалов исемендәге Башкортстан батальонының мотоукчылар взводы бүлекчәсе составында артиллерия дивизионын саклаган була.
 
Станислав Карпов шунда ук төтен пәрдәсе җибәрергә һәм боевикларга җавап уты ачарга куша. Оператор-техник Станислав Карповның дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә шәхси состав һәм техника эвакуацияләнә, ә җавап һөҗүме неонацистларны чигенергә мәҗбүр итә.
 
Батальон сугышчылары алдында җаваплы бурыч тора – яуланган позицияләрне саклау. Күптән түгел “БСТ” телеканалы хезмәткәрләре егетләребез янында булып кайтты. Алар әйтүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Донбасска китерелә торган гуманитар олау егетләребез өчен зур ярдәм булып тора.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка, республика халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт. Якташлар, ерак булсагыз да, без сезнең ярдәмегезне тоябыз. Безгә чигенергә урын юк, артыбызда – Уфа, – ди егетләрнең берсе.
 
– Радий Хәбировка гуманитар ярдәм өчен рәхмәт! Ул безгә хәрби бурычларны лаеклы үтәргә көч бирә. Әти, сиңа сәламнәремне җиткерәм! Җиңү бездә булачак! Тиздән әйләнеп кайтырбыз, – дигән тагын бер якташыбыз.
 
Мәгълүм булуынча, бүген дә Башкортстаннан гуманитар ярдәм агымы тукталмый. Республика Башлыгы Радий Хәбировның йөкләмәләре планлы һәм системалы нигездә үтәлә.
Республика Башлыгының хәрби хезмәткәрләр белән элемтәләр мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов сүзләренә караганда, егетләребез алларына куелган бурычларны лаеклы үти. Хезмәт алып бару өчен егетләрнең барлык кирәк-ярагы бар, азык-төлек җитәрлек. Әлбәттә, егетләр республикадан килгән гумконвойларны көтеп ала. Аеруча, якташларыбыз балалар язган хатларны укырга ярата.
 
Егетләр арасында төрле һөнәр ияләре бар: автомеханиклар, кул эше осталары, җырчылар... Күптән түгел батальон сугышчысы курайда уйнап торган видео бөтен Интернетны яулады. Шулай итеп, ял вакытында якташларыбыз моңланып алырга да җитешә.
 
Бүген илебезнең киләчәге билгеләнә һәм нәкъ егетләребез юл “салып” бара да. Шунысы куанычлы, җәмгыятебез дә берләште. Бөтен илебез фронтка гумконвой җибәрә, һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Юкка гына, бердәмлектә – көч, димиләр. Җиңү бездә булачак!

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас