+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 февраль 2023, 05:25

Караиделлеләр яуда да сынатмый!

Район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин, иң көчле корал – армиянең рух ныклыгы, дигән фикердә.

Караиделлеләр яуда да сынатмый!Караиделлеләр яуда да сынатмый!
Караиделлеләр яуда да сынатмый!
к зур һәм җитди игътибар бирелүе турында без гәзитебездә менә инде дистә еллар дәвамында язып торабыз. Мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, республика күләмендә шушы юнәлештә башкарылган күпсанлы эшләр һәм үткәрелгән чаралар буенча үткәрелүче смотр-конкурсларда район, чыннан да, алдынгылыкны бирми. Караиделдә бу мәсьәләгә караш, игътибар, мөнәсәбәт соклану гына уята һәм район җитәкчелегенең бу теманы даими контрольдә тотуы Башкортстанның башка районнары җитәкчеләре өчен матур үрнәк булып тора.
Донбасста махсус хәрби операция башланып, илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә Караидел җитәкчелеге, хакимият башлыгы үзе һәм урынбасары Рамил Вәлинуров, район Советы депутатлары гуманитар ярдәм белән якташлары хәрби әзерлек үткән шәһәрләргә былтыр да, быел да берничә тапкыр барып кайттылар. Патриотик тәрбиянең бүгенге җәмгыятебездә әһәмияте, СВО зонасындагы караиделлеләргә ярдәм турында һәм башка сораулар белән без район хакимияте башлыгы Айдар ШӘЙДУЛЛИНның үзенә мөрәҗәгать иттек.


– Айдар Әнгамович, белүемчә, Сез җитәкләгән район һәм шәхсән Сез үзегез илебез гаскәрләре үткәргән хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә Башкортстанда беренчеләрдән булып кушылдыгыз. Сер булмаса, ул ярдәм нәрсәләрдән гыйбарәт?
 
– Сер түгел, чөнки мондый ярдәм күрсәтүгә бөтен Башкортстан дәррәү кушылды һәм мондый акцияләр республиканың барлык районнарында да үтә. СВО зонасына туплап җибәрелүче әйберләр дә, нигездә, бер үк төрле. Бу урында шунысын дөрес аңларга кирәк: әлеге акциягә кушылган гади халык илебезнең Кораллы Көчләренә корал белән ярдәм итми, армиянең кораллары, куәте җиткелекле һәм дәүләт үз хәрбиләрен тиешле дәрәҗәдә азык-төлек белән дә тәэмин итә, ә халык үзенең газиз улларына, ил мәнфәгатьләрен һәм иминлеген яклаучыларга хәрби операция барышында мөмкин кадәр яхшырак уңайлыклар тудырырга тырыша, яугирләргә күбрәк рухи һәм әхлакый ярдәм күрсәтә. Мәктәп укучыларының бер белмәгән-күрмәгән яугирләргә туган яктан сагынычлы сәлам хатлары юллавы һәм, исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләве шул хакта сөйли. Бүген без гади булмаган чорда яшибез, һәм халыкның бердәмлегеннән, бергә туплануыннан, бер-беребезгә ярдәм кулы сузудан күп нәрсә тора.
Алгы сызыкта безнең егетләр төрле хәрби подразделениеләр составында бер-берсенә ярдәм итешеп, иңгә-иң куеп, нацизм белән көрәшә. Караидел районыннан хәрби операция зонасына 93 егет юлланды, шуларның 15е үз теләкләре белән китте. Без, монда калганнар, биредә эшләүчеләр, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурыч­лы.
 
Соңгы тапкыр мин анда, СВО зонасында, шушы айда булып кайттым, егетләребез белән очраштым, сөйләштем. Алар сынатмый, үзләрен яхшы хис итә, барысына да сәлам тапшырдылар һәм күрсәтелүче гуманитар, шулай ук рухи һәм әхлакый ярдәм өчен зур рәхмәтләрен әйтеп калдылар. Без аларга туган як ризыклары, җылы кием, дарулар һәм туганнарыннан посылкалар алып бардык, яугирләргә махсус әзерләнгән “УАЗ” машинасы тапшырдык.
 
– Ул күчтәнәчләрне җыярга бөтен район халкы ярдәм иткәндер?
 
– Әлбәттә, моңа кадәр җибәрелгәннәрен, үзебез илтеп тапшырганнары кебек үк, барысын да караиделлеләр җыйды. Ул әйберләрне сатып алуга район малтабарлары да тоемлы өлеш кертте. Урындагы эшкуар Марат Сәхапов, мәсәлән, үзенең шундый ук дуслары, компаньоннары белән якташларына ярдәм җыярга чакыру белән мөрәҗәгать итте һәм, нәтиҗәдә, шактый гына сумма тупланды, аларга егетләребез өчен кирәк-яраклар сатып алынды. Андый кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Бу акция турында “Кызыл таң” гәзите дә оператив язып чыкты, моның өчен сезнең абруйлы матбугат басмагызга да без рәхмәтле.
 
Шундый ук рәхмәт сүзләремне егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертүгә битараф калмаган барлык караиделлеләргә дә җиткерәсем килә. Безнең Волонтерлар штабы коробкалар белән шыгрым тулган иде. Аларны яугирләребез өчен аерым-аерым тутыруда, үзләреннән ана назын да кушып, район Хатын-кызлар советы әгъзалары да актив катнашты. Волонтерларның мобилиза­цияләнгән ир-егетләр гаиләләренә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт! Алар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән бер генә үтенечне дә игътибарсыз калдырмады. Без киләчәктә дә егетләребезне һәм аларның гаиләләрен ярдәмсез калдырмаячакбыз!
 
Яугирләрдән тыш, без Донбасстагы халыкка да ярдәм кулыбызны суздык. Мәсәлән, безнең район төзүчеләре Луганск Халык Республикасында якташыбыз, генерал-майор, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге мәктәпкә капиталь ремонт үткәрде, медикларыбыз урындагы халыкны дәвалады. Болар барысы да, минемчә, безнең яктан игелеклелек, патриотизм һәм туганнарча ихлас ярдәмнең бер чагылышы булып тора.
 
– Айдар Әнгамович, әгәр төптәнрәк уйлап карасак, бүген без үткән еллар дәвамында яшьләр арасында патриотик тәрбия юнәле­шендә алып барылган эшчәнлекнең җимеш­ләрен җыябыз. Бу хәрби операция зонасына юлланган ир-егетләрнең Ватанны сакларга әзерлегендә дә, күпләрнең анда хәтта үз теләге белән китүендә дә, анда чакырылмаганнарның яугирләргә тылдан торып ярдәмгә ашкынуында да, волонтер яшьләрнең яугир гаиләләренә төрле ярдәм күрсәтергә тырышып йөрүендә дә, шул ук вакытта, кызганычка каршы, кайбер куркак җаннарның мобилизациядән качып калырга тырышуларында да чагылыш таба. Ә бит болар бер генә көнлек тәрбия нәтиҗәсе түгел...
 
– Сүз дә юк, тәрбия нинди – җимеше шундый. Үткән ел безнең өчен гомумкешелек кыйммәтләренә яңача караш ташлау, ил халкының бер йодрык булып туплану елы булды, дип әйтергә дә мөмкиндер. Һәм ул, Сез әйткәнчә, җәмгыятьтә үткән елларда яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшенең уңай һәм тискәре чагылышын күрү-тою мөмкинлеге дә бирде. Караидел районында исә бу мәсьәләгә һәрвакыт зур игътибар бирелде һәм бу бүген дә шулай. Үсеп килүче буын белән эшне Социаль мәсьәләләр һәм яшьләр сәясәте секторы һәм үсмерләрнең “Өмет” клубы алып бара, аларда 500гә якын малай һәм кыз шөгыльләнә. Үткән ел ахырында без районның “Рысь” хәрби-патриотик түгәрәге һәм “Юнармия”нең урындагы бүлекчәсе әгъзаларының укулары һәм чаралары үткәрелүче штабын ачтык, анда тренажер залы, тир җиһазландырдык.
 
Караидел районында без яшьләр сәясәтен патриотик тәрбия бирүдә дөрес юнәлештә оештырырга тырышабыз. Бу эшчәнлек гомуми белем бирү мәктәпләрендә дә, укудан тыш үткәрелүче чаралар кысаларында да тормышка ашырыла. Республика районнарында күпсанлы “Шәйморатовчылар сыйныфлары” оештырылуы мәгълүм. Алар Караиделдә дә бар һәм без укучыларга район хакимиятенең финанс ярдәме белән махсус форма сатып алдык.
 
Әлеге юнәлештәге эшчәнлек төрләрен санап китсәк, алар бик күп. Шул ук Ватанны саклаучылар, Бөек Җиңү, Балаларны яклау, Соңгы кыңгырау, Өлкәннәр көннәренә багышланган чараларның һәммәсенә хәрби-патриотик тәрбия эчтәлеге бирелә. Ә инде “Зарница”, “Обелиск”, “Хәтер вахтасы”, “Батырлык дәресләре”, “Үлемсез полк” һәм “Георгий тасмасы” кебекләре турында сөйләп тә торасы юк. Болар барысы да яшь буында Олы Туган ил һәм Кече Ватан өчен горурлык хисләре уята, патриотизм тойгыларын тәрбияли.
 
– Белүемчә, Караиделнең яшьләргә үрнәк итеп куярдай үз батырлары да күп, Айдар Әнгамович! Шул ук әфганчы Герой Әлимовны гына да атап үтәргә мөмкин.
 
– Әйе, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә без үз районыбыздан чыккан геройларыбызны да мисалга китерәбез. Русия Герое Владимир Рәшит улы Әлимов, вакыты юклыкка сылтанып тормыйча, районның иҗтимагый тормышында даими һәм актив катнаша, Караидел тарихындагы истәлекле даталар билгеләнеп үткәндә үзенең кече ватанына кайтмыйча калмый. Андый көннәрдә Геройның яшьләр белән оештырылган очрашулары да үсеп килүче буын вәкилләренең күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдыра.
 
– Айдар Әнгамович, илебез яшьләрендә патриотизм хисен, тойгысын тәрбияләүне җитәк­челек Ватанга авыр сынаулар килгәч кенә исенә төшерде, дигән кебек тойгы кала. Киләчәктә мондый хаталарга юл куймас өчен, Сезнеңчә, нәрсәләр эшләргә кирәк?
 
– Минемчә, мондый эшчәнлек даими, өзлексез алып барылырга тиеш: тыныч вакытта да, болгавыр чорларда да, чөнки “ватанпәрвәрлек” – теләсә кайсы илнең, җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүче төшенчә. Ул – беркайчан да искерми һәм бозылмый торган алтын кебек нык, какшамас, кыйммәте-бәһасе төшмәс байлыгыбыз. Хәзер әнә коралларның ниндие генә юк, ә иң көчле корал – ил армиясенең рух ныклыгы, ил улларының батырлыгы, патриотизмы, каһарманлыгы! Без – илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы буын, шушы җавап­лылыкны без киләчәк буыннарда да тәрбияләргә бурычлы. Моңа даими хәрби-патриотик тәрбия аша гына ирешеп була, без моны онытмаска һәм көндәлек эшебездә, тормышыбызда һәрвакыт истә тотарга тиеш!

Фәнис ГӘРӘЕВ әңгәмәләште.
Фотолар Караидел районы хакимиятеннән.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас