+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 февраль 2023, 17:24

"Курку белмәс ир-егетләребез бүген дә Ватан сагында!"

Русия Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов Башкортстан халкына Ватанны саклаучылар көне белән котлавын җиткерә. Анда болай диелә.

"Курку белмәс ир-егетләребез бүген дә Ватан сагында!""Курку белмәс ир-егетләребез бүген дә Ватан сагында!"
"Курку белмәс ир-егетләребез бүген дә Ватан сагында!"

"Хөрмәтле Башкортстан халкы! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бай тарихыбызда илебезне бер генә тапкыр якларга туры килмәде. Без фронтта, тылда илен яклаучылар белән чын-чынлап горурланабыз һәм аларга хөрмәт күрсәтәбез. Шулай ук чикләребезне яклаучылар, экстремистлар белән көрәшүчеләр, "кайнар нокта"ларда илебез мәнфәгатьләрен яклаучылар, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләре белән көрәшүчеләргә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Әле дә махсус хәрби операция барышында Башкортстан халкы беренчеләрдән булып илебез сагына басты, милли героебыз Салават Юлаев, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов, шулай ук Русия Герое Александр Доставалов исемендәге иреклеләр батальоннары төзелде, курку белмәс ир-егетләребез бүген дә Ватан сагында. Мобилизацияләнгән егетләребез дә үз бурычларын намус белән үти.

Бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүчеләр, хәрби сакта торучыларга кайнар рәхмәтләребезне җиткерәбез. Илләр тыныч булып, тыныч тормышта хезмәт батырлыгы күрсәтеп яшәргә язсын!"

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас