+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 Февраля 2023, 11:40

Әлшәйнең уникенче Герое

Якташлары хәтерендә Алмаз Сафин игелекле ул һәм курку белмәс сугышчы булып калды.

Әлшәйнең уникенче ГероеӘлшәйнең уникенче Герое
Әлшәйнең уникенче Герое

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Әлшәй районыннан 9 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, янә бер яугир Дан орденнарының тулы кавалеры буларак билгеле – ул шулай ук Герой дәрәҗәсенә тиңләштерелә. Тыныч тормышта бер якташ Русия Герое исеменә лаек булды. Төбәкнең ил күләмендә дан яулаган батырлары исемлеге агымдагы елның башында янә тулыланды. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 17 гыйнвардагы Указына ярашлы, район үзәге Раевка авылында туып-үскән Алмаз Сафинга Русия Герое исеме бирелде. Ни аяныч, бу мактаулы исемгә ул үлгәннән соң лаек булды.

Алмаз Сафин 1985 елның 4 октябрендә Раевка авылында туган. Биредәге 2нче мәктәптә белем ала, анда 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Раевка 111 һөнәрчелек училищесында укып чыга. Арытаба Әлшәй егетенең язмышы Русия Кораллы Көчләре белән бәйләнә – тәүдә солдат хезмәтен үтә, аннары Новосибирск югары хәрби команда училищесына контракт буенча хезмәткә күчә. Һөнәри әзерлекле хәрби буларак, старшина Сафинның Сүрия Гарәп Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашуы билгеле.
2022 елның 30 сентябреннән контракт буенча гвардия старшинасы Алмаз Сафин 76нчы десант дивизиясенең 237нче десант-штурм полкы составында Украинада махсус хәрби операциягә разведка взводы командиры сыйфатында җәлеп ителә. Рәсми чыганаклардан билгеле булуынча, 14 гыйнварда Луганск өлкәсендә хәрби хәрәкәтләрнең Кызыл Лиман юнәлешендә дошман гаскәрләре барлык резерв көчләрен хәлиткеч һөҗүмгә күчү өчен Кременная торак пункты янына чыгара. Төп максат итеп десантчылар оборонасын җимереп, оператив киңлеккә чыгу, тәэминат юлларын өзү һәм Кременнаяны алу куела. Старшина Сафинның десант взводы батальон составында дошманның төп һөҗүме билгеләнгән участокта оборона тота. Взвод командиры тиз арада күзәтү оештыра, позицияләрне каршы торуга әзерли, кул астындагы яугирләргә анык бурычлар куя. Беренче булып ул дошманның һөҗүмгә күчүен күреп ала, ут ачарга боерык бирә һәм бу турыда рота командирына хәбәр итә. Бу бик тә вакытлы була, чөнки һөҗүмнең көтелмәгәнлегенә исәп тоткан дошман гаскәрләре авыр хәлгә тарый – аны безнекеләр көчле ут белән каршы ала. Взвод командиры үзе генә дә 5 дошманны юк итә. Дошман тәүге мәлдә үк исәп тоткан уңышка ирешә алмагач, безнекеләрнең позицияләрен миномет утына тота башлый. Канкойгыч алышта Сафин каты яралана, әмма ут сызыгын калдырмый, үз бурычларын үтәүне дәвам итә. Старшина взводы сан ягыннан өстен дошманга аяусыз каршылык күрсәтә. Украина гаскәрләре зур югалтуларга дучар ителеп, чигенергә мәҗбүр була. Старшина Алмаз Сафин командалыгында десантчылар зур батырлык күрсәтеп, бу алышта бер танк, ике бронемашинаны сафтан чыгара, иллегә якын дошман сугышчысын юк итә. Кызганычка каршы, алган җәрәхәтләрдән Алмаз Сафин вафат була, әмма батыр сугышчы куелган хәрби бурычны тулысынча үти.
Русия Президенты Владимир Путин хәрби бурычларны үтәгәндә ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен Алмаз Сафинга Русия Герое исемен тапшыру турында Указга кул куелды.
Белүебезчә, Русия Федерациясе Герое – мактаулы исем, иң югары дәрәҗә. Ул дәүләт һәм Русия халкы алдында күрсәткән батырлык өчен бирелә, дәүләт бүләкләре арасында беренче урында тора, “Алтын йолдыз” медале һәм Грамота тапшырыла.
Алмаз Сафинны Русия Герое исеменә тәкъдим итү кәгазендә сугыш кырында аның иң асыл сыйфаты итеп хәрби бурычына тугрылыгы күрсәтелгән. Каты яралар алып, канга баткан хәлдә дә ул алгы сызыкны калдырмый, оста командалык итеп, дошманга каршы торуны оештыра. Шуңа бәйле, взвод сугышчыларын югалтуларга юл куелмый, моңа өстәп, дошман гаскәрләре һөҗүме туктатыла. Командир өчен болар – иң мөһиме. Авыр тән җәрәхәтләре алгач, аның санитарларга мөрәҗәгать итү хокукы да булган, әлбәттә. Әмма хәрби бурычны үтәүне үлемнән дә өстенрәк куйгандыр старшина Сафин.
Әлшәй каһарманын соңгы юлга озатуның югары дәрәҗәдә оештырылуы да Башкортстан улына олы кадер-хөрмәт билгесе буларак кабул ителде. Матәм чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Әлшәй районы хакимияте җитәкчелеге, Русиянең Үзәк хәрби округы командованиесе, хәрби комиссариатлар вәкилләре, Алмаз Сафинның әнисе Гүзәл Әхмәт кызы һәм җәмәгате Дарья Игоревна, туганнары һәм якыннары катнашты.
Башкортстан Башлыгы Алмаз Сафинның әнисенә батыр үлгәннән соң бүләкләнгән “Генерал Шәйморатов” орденын тапшырды.
Русия Герое Алмаз Сафин Шафран авылындагы Туганнар каберлегендә җирләнде.
37 еллык гомеренең яртысыннан бераз күбрәк өлеше генә туган якларында үтсә дә, данлыклы якташны туып-үскән тарафларда яхшы беләләр. Хәзерге вакытта Раевкада яшәүче әнисе Гүзәл Әхмәт кызы һәм әтисе Миңнегали Морза улы (күптән мәрхүм) игелекле ул тәрбияләп үстергәннәр. Әйткәндәй, Сафиннар кавемендә Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр дә була. Алар үрнәгендә тәрбияләнгән Алмаз мәктәптә укыганда ук спорт белән шөгыльләнә башлый – милли көрәштә, гер күтәрүдә югары уңышларга ирешә. Раевка авылында Алмаз Сафинны киң күңелле, ярдәмчел итеп тә хәтерлиләр, гитарада уйнап, җырларын үзе башкаручы музыкант буларак та танылу ала ул. Новосибирскида яшәгәндә туган якларын онытмый, хатыны Дарья Игоревна һәм балалары белән Раевкага еш кайтып йөри.
Батыр сугышчының исемен мәңгеләштерү буенча чаралар күрелә. Атап әйткәндә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указына ярашлы, Русия Героеның исеме Башкортстан Республикасының патриотик тәрбия һәм хәрби хезмәткә кадәрге яшьләр үзәгенә һәм Раевка авылының Алмаз Сафин укыган 2нче мәктәбенә биреләчәк. Шулай ук Герой исемен Раевка авылы урамнарының берсенә бирү дә күздә тотыла. Район үзәгенең Дан аллеясында Алмаз Сафин бюсты кую каралган.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фото гаилә архивыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас