

— Фәнисне иртә таптым. Әтисе белән яшәмәдек, дәваханәдән шушы туган йортка кайттык. Шуңа да минем әти-әнигә бик якын, бик кадерле бала ул. Шуңа да Фәнис “авыл, авыл” дип янып яшәде: шушы авыл — аның өчен бөтен дөнья иде!
Авыл баласы болай да дөнья көтәргә әзер булып үсә, Фәнис тә бәләкәйдән теремек булды. Аның хәтта елап интектергәне дә булмады. Бәбинең ничек елаганын күрәсе килеп, хәтта чеметеп елатасы килә иде үзен. Ә ул ашый да йоклый, ашый да йоклый — шулай бер авырлык китермичә үсте сабый. Ун айда тәпи китте, ун айда теле ачылды. Бөтенебезне шаккаттырып үсте инде ул. Җиңел яшәдек, димим, әмма кояш кебек гел балкып торды, зарланмады. Дәү әтисе белән дәү әнисенә терәк иде. Ай, аларны яратты! Алар да бигрәк яратты үзен — иркәләп, назлап, көен көйләп үстерделәр. Авыл җирендә эш күп булса да, әнкәй аңа китапханәдән алып кайтып китаплар укый иде, Яңа елга матур-матур костюмнар тегеп кидерә иде. Авылда әле дә Фәниснең Чыршы бәйрәмендә клоун булып йөргәнен елмаеп хәтерлиләр.
Без бит сигез бала — дүрт кыз, дүрт малай, шуңа да ихата тулы мал иде: ничә баш сыер, ат, сарык, кош-корт. Печәнен әзерләргә, дөнья көтәргә кирәк. Фәнис бик иртә кул арасына керде, көрәк, балта, чалгы тотарга өйрәнде. Эшне ул җимертеп, үзе белеп эшли иде. Мал карады, атта чабарга ярата иде. Әткәй аңа бик зур өметләр баглый иде.
Техника җене кагылган иде аңа. Беребез дә аңламыйбыз, тимер-томырның яшерен телен белдеме икән, еллар буе кабынмый торган техниканы шарт-шорт карый да, кабызып чыгып та китә. Үсмер генә иде әле —
“К-700”дә дә, комбайнда да, чалбырлы тракторда да — барсында да йөри иде. Ул ничә матай җыйгандыр. Дәү әтисе үзенә иске машина да сатып алып бирде. Кыскасы, Фәнисне бик яратты алар. Әткәйгә 87 яшь инде, әле менә дәваханәдән алып кайттык. Улыбызның үлеме турында әйтмәдек. Әйтсәк, йөрәге ярылыр, дидек. Вакыт-вакыт онытылып китә, сораштыра, бераз бутала башлады. Телевизор-радиодан Фәнисне сөйләп куймасыннар дип, аларны сүндереп торабыз инде.
Фәнискә өч яшь чакта мин Бардага тормышка чыктым. Улымны башта алып килдем, әмма ул дәү әтиләрен сагынды, тагын кайтардык. Ирем машина ремонтларга чыкса, Фәнис ялт кына киенеп янына чыгып баса иде, нәкъ нинди запчасть кирәк, шуны биреп тора. “Каян белә икән ул шул запчастьләрне?” — дип, ирем бик нык аптырый иде.
“Авыл, авыл” дигәч, кайтардык авылга. Беренче класска да авыл мәктәбенә укырга китте. Начар укымады, башлы булды, әмма иренә иде, аның бер урында утырырга түземлеге дә җитмәде. Энергиясе гел ташып торды. Малайлар белән бакча артындагы елгада су коенып, мал карап, ихата-бакчада эшләп үсте инде. Шуклыклары да була торды.
Бишенчедә укыганда мин аны үземнең янга алып киттем. Безнең Энҗе исемле кызыбыз туды. Фәнис Энҗене бик нык яратты, аны гел кайгыртып торды. Соңгы киткәнендә дә: “Әни, апайга Яңа елга ноутбук алып бирерсең, мин сиңа акча салырмын!” — дип киткән булды, сабыйкаем!
Әни дип өзгәләнеп торды ул. Хәтердә, аңа шул өч яшьләр чамасы. Бер “КамАЗ” утын кайтардылар. Ташыйм шуны, өям. Бу бала көне буе минем белән — икешәрләп-өчәрләп утын ташый, әмма янымнан китми, туктамый. Эшне эшләргә кирәк, мин дә эшләргә тиеш дигән уй бар иде аңарда. Шулай кичкә кадәр ташыдык, арыды, сабый, сөрлегеп китә, әмма туктамый, миңа карап ала да, тагын ташый. Үҗәт инде шундый! Соңгы яркаларны илтеп салгач, утырып йоклап китте. Күтәреп урын-җиргә кертеп салдым. Мин Фәниснең бик тә ышанычлы иптәш икәнен тоя идем.
Ул үзе дә: “Әнекәү, минем белән горурланырсың әле!” — дигән була иде. Гел яратып “Әнекәү!” дип эндәшә иде. Мин машинага утырырга булгач, бигрәк сөенде. Ары-бире йөрергә транспорт юк, шул иске генә машинада йөрергә өйрәнергә булдым. “Әнекәү, син булдырасың, тырыш әле!” — дип, мине гел дәртләндереп торды. Өйрәнгәч, бик сөенде. “Әни, горурланам синең машинада йөрүең белән!” — ди торган иде. Әле дә машинага чыгып утыргач: “Улым, янымда булып, ярдәм итеп тор инде миңа. Исән-сау гына йөреп кайтырга язсын!” — димен. Янымда утырган кебек... Гомумән, өйдә дә янымда итеп тоям, әкрен генә яныма килеп утырган, кагылган кебек, җиле тиеп киткән кебек. Гел аны гына уйлап торганга шулайдыр инде...
Сугышка киткәч, гел шалтыратып хәлне белеп торды. “Әнекәү, берәр хәл булса, берәр нәрсә кирәк булса яз, әйт!” — ди иде. Һәр иртәдә: “Ничек йокладыгыз, әни?” — дип тавышлы смс җибәрә. “Апай ни хәлдә?” — дип гел белешеп торды. Минем тавыш бераз үзгәрсә, “Әни, чирләдеңме әллә, миңа гына әйтмисеңме? Видео куй әле!” — дип, гел видео кабыза иде. Сеңлесе белән дәваханәдә ятып алдык ноябрь аенда. Шунда да коты очып шалтыратты: “Әнекәү, нәрсә булды? Ярдәм кирәкме?” — ди. Балам, дәваланабыз, бар да яхшы дип көчкә тынычландырдым.
Шул ноябрьдә бит инде. Әниләр көненә безне район үзәгенә җыеп, матур концерт күрсәттеләр. Сеңлемнең дә улы мобилизацияләнде, сеңлем белән икәү утырабыз залда. Шулчак: “Районыбызның батыры Фәнис Хөсәенов әнисенә гөлләмә бүләк итә!” — диләр. Олы букет керттеләр. Миңа гына түгел, сеңлемә дә бар. Бик дулкынландым. Чыккач шалтырата: “Әни, чәчәкләр ошадымы?” — ди. “Шул-шул адрес буенча кереп чык әле, әни, сине анда сюрприз көтә”, — ди. Туганнарымның машинасы белән киттек әйтелгән адрес буенча. Барсак, бу бала кайткан, кафега өстәл заказать иткән икән безгә! Менә шундый иде ул! “Әнекәү, бәйрәм белән сине!” — ди, күтәрепләр алды мине шулчак! Менә шулай котлап китте ул мине. “Барма, улым, барма” — дип күпме ялындым! “Әнекәү, анда барырга кирәк. Мин диванда ята алмыйм!” — диде.
Югыйсә, аның отпускы декабрьнең 12сенә кадәр иде бит, ашкынып китте.
Киткәндә әйтте: “Әнекәү, син минем белән горурланачаксың әле!” — диде. Менә горурланып утырам. Тегеннән дә язалар, моннан да язалар. Фәнисне онытмыйлар, мактыйлар, сокланалар. Бигрәк күп кешеләр яза, көн саен диярлек йортка посылка килә, аның рәсемнәрен төшереп, фотоларын зурайтып салалар. Бер белмәгән кешеләр! Хәер җибәрәләр.
Балакаем шул БТРны алып чыккач, котым очып: “Балам, аның өчен нәрсә эшләтерләр икән соң сине?” — дип сорадым. “Әни, анда сугыш бит, дошман техникасы ул. Кайгырма!” — диде. Мин шундый батырлык эшләдем, шулай иттем, болай иттем, дип сөйләп йөрмәде. Ул батырлыгы да гадәти тормышы иде инде аның. Ул тормышта да нәкъ шундый җитез, тиктормас, теләсә нинди хәлдән дә чыгу юлын таба торган кеше иде.
Авыр инде. Көн саен елап алам. СМСларны тыңлыйм да елыйм. Планнары зур иде бит! “Әнекәү, өйне калдырма, эчен ремонтлагыз, кайткач, мин тышлатырмын, газ кертербез”, — ди торган иде. Әле менә шул ремонт дип мәш киләбез инде, бүлмәләр бүләбез. Быел 25 яше тулырга тиеш иде, шуны да бигрәк көтте! Ел саен туган көнен үткәреп килдек, дуслар-туганнар җыелышып, гел бәйрәм иттек. Шуңа да 25 яшен бик көтә иде, зурлап үткәрербез дип. Хәзер менә аның сүзен тыңлап, авылга кайттык, Фәнис үскән йортта яшибез.
Кызы калды инде — бөтен юанычым шул Әминә. Өйләнештеләр дә, яшьлекләре комачауладымы, яшәп китмәделәр. Киленем бик әйбәт минем, әле дә “әни” дип өзгәләнеп тора. Әминәгә өч яшь, әле бездә булып китте. “Җәйгә кайтарырмын, әни, әле бакчага йөрсен!” — ди килен. Без ни очындырабыз, иркәләп бозабыз инде бала-чаганы. Ул торганы бер Фәниснең бәләкәй чагы — шундый ук теремек, ут белән бер! Әл дә шул Әминәбез бар дип, аңа карап юанабыз. Сентябрьдә 4 яше тула быел. Әле җырлый, бии, көлдереп бетерә безне!
Әле дәваханәгә йөрим. Берничә көн бик авыр булды, ашыгыч ярдәм дә чакырттык. Кан басымы күтәрелә. Шарлатаннар да җитә инде. “Фәнис исән, терелтәм, сезгә хәбәргә чыгар!” — дип теләсә нәрсә язалар, имеш әсирлеккә төшкән, я яралы шунда... Акча өмет итәләр. Шул хәбәрләрдән соң чирлим дә китәм. Үзем карап, җир куенкайларына салдым бит инде!
12 декабрьдә соңгы тапкыр сөйләштек балам белән. “Әнекәү, берәр ай хәбәр булмый торыр әле, югалтма!” — диде. Шуннан озак та тормый, үлеме турында хәбәр таралды... Үле гәүдәсен кайтарып, үз күзләрем белән күргәнче, акылдан яза яздык. Беркемгә дә Ходай мондый авыр кайгыларны бирмәсен.
... Улыкаемның кечкенә чагын хәтерлим. Агач автомат тоткан да, дальнобойщик булып уйный. Ул гел генә: “Үскәч дальнобойщик булам, әнекәү!” — ди торган иде. Пых-пых килеп, атышып йөри. “Әни, менә фашистларны атып бетерәм дә, сезне яклыйм!” — ди. Чыннан да шулай булды инде. Дошманнардан безне якларга дип китте. “Әнекәү, мин — ир кеше, өйдә ята алмыйм!” — диде. Ашкынды сабый! Үзен халык бик зурлады бит, шуңа дошман аңа ау игълан иткәндер инде, акча түләгәннәрдер... Үләр алдыннан: “Әни, мине сагынганда тыңларсың!” — дип, “Сау бул, әнкәем!” дигән җыр салды. Менә шул җырны тыңлыйм да, елыйм хәзер.
Фәнис искиткеч якты, көләч кеше иде. Гел елмаеп яшәде. Үзенең туган көнендә дә елмаеп кайтып керер кебек. Чәчәкләр тоткан булыр иде, елмаер иде... Сагынам балакаемны. Әле ныклап сагына гына башладым. Ә никадәр сагынуларым алда әле!
* * *
Фәридә апага, Фәнис Хөсәеновның барлык туганнарына күркәм сабырлыклар телибез. Яңа Кайпанын, Тәтешлесен генә түгел, Башкортстанны данга күмеп китте Фәнис. Аның турында социаль челтәрләрдә мәгълүмат бик күп, егетне юксынып искә алып торалар. Әнисе дә көн саен посылкалар килеп тора, ди. “Кичләрен авыл халкы белән йортыбыз тулып китә, сүз куешкан кебек, җыелышабыз да китәбез, Фәниснең рухы безне шулай җыядыр инде”, — ди ул. Хәл белергә килгән авылдашларына ихластан рәхмәт укый Фәридә ханым.
Фәридә Хөсәенованың шушы кыска гына истәлекләрендә дә Фәниснең характеры ярылып ята. Гади авыл малае. 24 кенә яшьлек бала булса да, җаваплылыктан курыкмый. Югыйсә, гомер бит аңа да бер генә бирелгән. Яшисе дә килгәндер, алга планнары шундый күп иде, диләр! Тик Ватаныбыз өчен авыр вакытта үзен аямаган, ил алдындагы, әнисе, туган җире, үзен үстергән дәү әтисе алдындагы бурычын үтәде. Менә шундый данлыклы якташыбыз ул безнең Фәнис! Шуңа да халык аны хөрмәт итә һәм онытмый.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.