Бүгенге чорда милли геройларыбыз үрнәгенә иярү – аеруча актуаль. Юкка гына махсус хәрби операциядә катнашучы батальоннарыбыз геройлар исемен йөртми. Салават Юлаев исемендәге батальон күптән түгел генә хәрби бурычларын үти башласа да, андагы солдатлар үзләрен батырларча күрсәтергә өлгерде.
“Салават Юлаев варислары чигенә белми”, дип юкка гына әйтмиләр.
Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы Уфа провинциясе Себер юлы Шайтан-Күзәй волостеның (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Тәкәй авылында туган. Әтисе Юлай Азналин 1765 елда Шайтан-Күзәй волосте старшинасы була һәм үзенең гаделлеге белән башкорт халкы арасында хөрмәт яулый. Атасы улы Салаватка яхшы белем һәм тәрбия бирә. Салават Юлаевның әнисе турында документаль мәгълүматлар сакланмаган, ә фольклор чыганакларда аның белемле хатын булуы әйтелә һәм, кайбер материаллар буенча, исеме Атнабикә булган.
Көчле, кыю, курку белмәс 14 яшьлек үсмернең аю белән алышып, аны гади пычак ярдәмендә җиңә алуы риваятьләрдә һәм халык җырларында бәян ителә. Ул яшьтәшләре арасында әйдәүче башлык буларак билгеле. Тартып алынган Күзәй ыруы җирендә урнашкан Сим заводын беренче тапкыр яшьтәшләре белән үсмер чагында туздыра һәм яндыра. Салават Юлаев Коръәнне һәм шәригатьне яхшы белгән. Батыр җырчы-чәчән һәм курайчы да булган.
1771-73 елларда Юлай Азналин Польша конфедерантларына каршы сугышта катнаша һәм күрсәткән батырлыклары өчен кече хәрби әләм белән бүләкләнә. Атасы хәрби походларда булган чакта старшина вазыйфасын Салават Юлаев башкара.
1773 елның 17 сентябрендә Ырынбур губернасында императрица Екатерина IIгә каршы Емельян Пугачев җитәкчелегендә Крестьяннар сугышы кабына. Ихтилалны, Петр III исемен кулланып, казак атаманы Емельян Пугачев җитәкли. 1773 елның 10 ноябрендә ихтилалчыларга Салават Юлаев җитәкчелегендә бер төркем башкорт яугирләре килеп кушыла. Салават Юлаев ноябрь-декабрь айларында Ырынбур шәһәре янында һәм Ырынбур чик сызыгында алышларда, шул исәптән Ильин кальгәсен алуда катнаша һәм яралана. Ырынбур кальгәсе тирәсендәге сугышларда күрсәткән каһарманлыгы өчен Салаватка Петр III исеменнән полковник дәрәҗәсе бирелә.
Әлбәттә, даими хәрби әзерлек үткән гаскәрләргә каршы сугыш алып бару җиңел булмый. 1 ел 15 көн дәвам иткән сугыш юлында Салават Юлаев 28 алышта катнаша. 20 ноябрьдә Катав-Ивановск заводы янында батырның отряды соңгы тапкыр хөкүмәт гаскәрләре белән алыша. Салават Юлаев 1774 елның 25 ноябрендә генерал-майор Ф. Ю. Фрейман командасы тарафыннан кулга алына. Салават Юлаев, әтисе Юлай Азналин, аркадашы Иван Зарубин-Чика Уфа кальгәсенең зинданына ябып тотыла. Сенатның Яшерен экспедициясе һәм Ырынбур губернаторы И. А. Рейнсдорпның тикшерү, сорау алу, җәзалау, хөкем итү эшләре Уфада, Казанда, Мәскәүдә 339 көн дәвамында алып барыла. Хөкем ителгәннән соң, Салават Юлаевны, әтисе Юлай Азналинны Ырынбурга, Уфага һәм сугыш барган башка урыннарга алып барып җәзага тарттыралар. Һәр урында 175 тапкыр камчы белән суктырганнан соң, аларның борын яфракларын кисеп алалар, маңгаена һәм яңакларына “З” (“злодей” — “явыз”), “Б” (“бунтовщик” — “фетнәче”), “И” (“изменник” — “хыянәтче”) тамгалары басыла.
1775 елның 2 ноябрендә Салават Юлаев әтисе Юлай Азналин белән бергә Балтыйк портына (1762 елга кадәр — Рогервик кальгәсе) мәңгегә сөргенгә җибәрелә. Юллары Уфадан башлана һәм Минзәлә — Казан — Түбән Новгород — Мәскәү — Тверь — Бөек Новгород — Ревель аша үтеп, Балтыйк портында тәмамлана. Салават Юлаев 1800 елның 8 октябрендә (искечә 26 сентябрь) сөргендә Балтыйк диңгезе буендагы Рогервик кальгәсендә (хәзерге Эстониянең Палдиски шәһәре) вафат була. Салават Юлаевның язма рәвештә һәм телдән сакланган 500 юл чамасы шигъри мирасы безнең көннәргә килеп ирешкән.
Салават Юлаев исеме республикадан махсус хәрби операциягә җибәрелгән өченче батальонга бирелде. Аны булдыру башлангычы белән ветераннар оешмалары вәкилләре – хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан оешмаларның отставкадагы офицерлары чыкты. Октябрь ахырында алар белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров очрашты. Ул яңа батальон төзү идеясен хуплады. Төбәк җитәкчесе республика Хөкүмәтенә һәм Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә матди-техник тәэминат мәсьәләләрен хәл итүне йөкләде.
Салават Юлаев исемендәге батальонга эләгү таләбе җитди булды: физик яктан сәламәт 50 яшькә кадәр ир-егетләр аның составына керде. Беренче көннәрдән үк батальон бронетехника, бронежилетлар, барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителде. Солдатларыбыз иртәдән кичкә кадәр хәрби күнекмәләрен камилләштерде. Егетләр белдерүенчә, күнекмәләр аларга җиңел бирелде чөнки алар барысы да хәрби хезмәт үткән кешеләр.
– Егетләребезнең барысы да – хәрби хезмәт үткән кешеләр. “Витязь” спецназ подразделениесендә хезмәт итүчеләр дә бар. Без барыбыз да монда йөрәк кушуы буенча килдек. Аллаһ боерса, җиңү белән кайтачакбыз, – диде солдатларның берсе.
Хәрби күнекмәләрне камилләштерү вакытында бөтен көчне салып шөгыльләнгәнгә күрә егетләребез хәрби бурычларын лаеклы үти. Русиянең Оборона министрлыгыннан белдерүләренчә, батальон “Росгвардия” составында хезмәт итә һәм үзләрен кыю, батырларча күрсәтә.
Шуны да әйтергә кирәк, батальон барлык заманча хәрби кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. Республика Башлыгы Радий Хәбиров Донбасста батальон сугышчылары белән очрашты. Төбәк җитәкчесе хәрбиләргә куелган бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен автомобильләр һәм махсус җиһазлар тапшырды, шулай ук, аеруча батырлык күрсәткән яугирләргә Салават Юлаев орденын тапшырды.
Күптән түгел, Салават Юлаев исемендәге батальон сугышчылары исеменнән республикага “Яга” кушаматлы сугышчы сәлам тапшырды.
– Бездә барысы да яхшы, хәрби бурычларны лаеклы үтәп киләбез. Барлык әйберләр дә бар, азык-төлек җитәрлек, республикага зур рәхмәт, – диде сугышчы.
Шулай ук, республика җитәкчелеге тарафыннан батальон сугышчыларының гаиләләренә җитди игътибар бирелә. Аларга төрле ташламалар булдырылды. Бу хакта шулай ук солдатлар да белеп тора.
“Республика җитәкчелегенә гаиләләребезгә ярдәм күрсәткән өчен зур рәхмәт. Гаиләм белән элемтәдә торам, өйдәгеләр сүзләренчә, бар яклап та ярдәм итеп торалар”, – ди солдатларның берсе.
Бүген егетләребез авырлыкларга бирешмичә, милли батыр Салават Юлаев кебек, илебезнең, республикабызның бәхетле киләчәге өчен көрәшә. Әлбәттә, без дә үзебезнең тарафтан, кулдан килгәнчә, егетләребезгә ярдәм итәргә тиеш. Күрүебезчә, бөтен республика халкы диярлек, фронтка җибәрү өчен кирәк-яраклар җыя. Җәмгыятебез берләшә, димәк, Җиңү безнең якта булачак!
Ример НАСРЕТДИНОВ.