+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 февраль 2023, 11:20

Ярдәмсез түгелләр!

Благоварда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре турында зур хәстәрлек күрелә.

Ярдәмсез түгелләр!Ярдәмсез түгелләр!
Ярдәмсез түгелләр!

Благовар районында “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе каршында Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы өлешчә мобилизация башлану белән төзелде. Аның җитәкчесе вазыйфасы Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыповка йөкләтелгән. Благовар волонтерларының эшчәнлеге турында штаб әгъзасы Зөлфия Муллаянова түбәндәгеләрне сөйләде:

— Өлешчә мобилизацияләнү­челәр һәм аларның гаиләләре турында хәстәрлек күрү, аларга киң­кырлы ярдәм күрсәтү – волонтерлар штабы алдына куелган төп бурычлар шуннан гыйбарәт, — диде Зөлфия Рәфис кызы. — Бу эшчәнлеккә район буенча 60тан артык волонтер җәлеп ителде. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, өлкән буын вәкилләре дә бар, яшьләр исә күп­челекне тәш­кил итә. Вазыйфа­ларын җәмәгать башлангычында башкарсалар да, безнең волонтерларга ватанпәр­вәр­лек тойгылары, Ватанга намуслы хезмәт итүгә зур омтылыш кебек сыйфатлар хас.
Районнан өлешчә мобилиза­ция­ләнүчеләр күп кенә. Һәр гаилә махсус исәпкә алынды, аларга яшәгән төбәкләрендәге депутатлар беркетелде, ягъни көнкүреш ихтыяҗлары, мохтаҗлыклары исәпкә алынды. Әйтергә кирәк, районыбыз депутатлары да волонтерлар штабы эшендә актив катнаша. Бу моби­лизациялә­нүчеләр гаиләләре бе­лән җәел­дерелгән эш барышында да ачык күренә.
Хәзерге чорга район волонтерлар штабында 80нән артык мөрәҗә­гать теркәлеп, аларның күпчелеге канәгатьләндерелгән. Бу җәһәттән шуны әйтәсем килә: хәлнең район һәм республика дәрәҗәсендә ныклы күзәтүгә алынуына бәйле, моби­лизация­ләнү­челәр һәм аларның гаиләлә-реннән кергән бер генә со­рау һәм мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый, үтәлеп бара.
Волонтерлар штабына җибә­релгән үтенечләрнең зур өлеше тормыш-көнкүреш мәсьәләләре белән бәйле. Өстенлекне исә гаи­ләләрне утын, азык-төлек белән тәэмин итү, консультация ярдәме күрсәтү алып тора. Бу уңайдан шуны да белдерәсе килә: ил сакчылары турында сүз чыкса, яр­дәмнән һичкем читләш­ми, активлык күрсәтә.
Район оешмалары, депутатлар, гомумән, ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр тырышлыгы белән илне саклаучыларга озатырга гуманитар ярдәм тупланды, моңа өстәп, акча да җыелды. Нәтиҗәдә, мобилизацияләнүче якташларыбыз өчен җылы кием, азык-төлек, шәхси гигиена кирәк-ярагы сатып алынды һәм ярдәм рәвешендә җибәрелде.
Бүгенге шартларда мобили­зацияләнгән яугирләр гаиләлә­ренә ярдәм-хәстәрлек күрсәтү гаять зур әһәмияткә ия. Игелекле бу эшкә тоташ район кушылды, дип әйтер идем. Мәсәлән, Таң, Топоринка, Былышлы, Яңыш, Алексеевка һәм Языково авылларыннан мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә утын әзерләнде һәм волонтерлар ярдәме белән ул мохтаҗларга илтеп бирелде. Мондый мисалларны бик күп китереп булыр иде, алар барысы да волонтерлар штабында тер­кәлеп бара. Бу уңайдан, мәсәлән, соңгыларын күрсәтеп үтик — Каргалы авыл биләмәсеннән Динис Колчин гаиләсенә азык-төлек туп­ламасы тапшырылды.
Әйткәндәй, ярдәмнең мондый төре сугыш хәрәкәтләренә үз теләге белән китүчеләргә дә тапшырыла. Андыйлардан ярдәм сорап турыдан-туры волонтерлар штабына мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Атап әйткәндә, күптән түгел хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсендә хәрби әзерлек үтүче якташыбыз Илнур Насифуллин безнең белән бәйләнешкә чыкты һәм кышкы кием алуда ярдәм итүебезне үтенде.
Аңлашыла ки, алар алдына куелган төп бурыч булып илебезне саклау тора. Шуңа да аңарга тиз арада ярдәм күрсәтү юлы табылып, мәсьәлә уңай хәл ителде.

Фәнүр Гыйльманов язып алды.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас