+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 февраль 2023, 15:35

ЛХРга зур гумконвой килде

Башкортстан делегациясе махсус хәрби операция үткәрү зонасына гуманитар конвой китерде, анда бронялы өч «Урал» автомобиле һәм башка автотехника керде.

ЛХРга зур гумконвой килдеЛХРга зур гумконвой килде
ЛХРга зур гумконвой килде

Бу хакта БСТ телеканалы төркеменә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр итте. Шулай ук Башкортстан иреклеләр батальоннары хәрби хезмәткәрләре йорттан посылкалар һәм бүләкләр, махсус техника һәм җиһазлар, квадрокоптерлар, тепловизорлар, рацияләр һәм дронга каршы корал алды.

"Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннар өчен әлеге конвой республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча оештырылды, - диде Урал Килсенбаев. - Төп йөк – техника. Аның ватылу куркынычы бар, һәм без гел яңаларын китерәбез".

БСТ корреспонденты Азат Садриев әзерләгән сюжетта хәбәр ителгәнчә, сугышчылар белән очрашудан соң республика вәкилләре генерал-майор, 112нче Башкавдивизия командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның соңгы сугышына һәм батыр үлеменә багышланган мемориаль комплекска барды. Алар шулай ук ЛХРның Красный Луч районында булды, анда урындагы халык белән очраштылар. Башкортстан бу торак пунктларга ярдәм итә һәм инфраструктураны, шул исәптән юлларны һәм мәктәпне тергезә. ЛХР халкы Миңнегали Шәйморатовны искә алуларын һәм аның батырлыгы белән горурлануларын билгеләп үтте. Алар сугышчыларның соңгы сыену урынын кайгырта, укучыларга батырлыклары турында сөйли.

Петровское шәһәренең төп проблемаларының берсе - торак пунктны Луганск - Красный Луч трассасы белән тоташтыручы юл. 7 километр озынлыктагы бу ара бик начар хәлдә иде. Республика ярдәме белән проблема хәл ителде.

Сәфәр барышында Башкортстан артистлары Петровское шәһәре мәктәбендә чыгыш ясады, ул 112нче Башкавдивизия командивы истәлегенә багышланган чараны уздыруның төп урынына әверелде. Исегезгә төшерәбез, уку йортын рекордлы срокларда 1 сентябрьгә Башкортстан төзүчеләре тергезде һәм аңа Миңнегали Шәйморатов исеме бирелде. Мәктәптә 112нче Башкавдивизиянең экспонатлары белән экспозицияләр урнаштырылган. Моннан тыш, Башкортстан вәкилләре Петровское укучылары өчен Батырлык дәресләре үткәрде.

Гуманитар ярдәм Башкортстанның барлык хәрби хезмәткәрләренә күрсәтелә. Бу республика Башлыгы Радий Хәбировның йөкләмәсе, ул бер генә сугышчы да, аның гаиләсе дә игътибарсыз калмаячагын һәрвакыт ассызыклый.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас