+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Батырлар дәвере
28 февраль 2023, 15:19
Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтыгыз!
Башкортстанның бер төркем мобилизацияләнгәннәрнең ялы тәмамланды. Бүген хәрби хезмәткәрләр янә махсус хәрби операция территориясенә озатылды. Сугышчыларны әти-әниләре, хатыннары, балалары, туганнары озатып калды.
Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтыгыз!
«Башинформ» агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәдә сугышчылар һәм аларның якыннары кыска вакытлы ял көннәренең тиз узуын белдерде. Ләкин шулай да өй атмосферасы сугышчыларны уңай эмоцияләр белән тулыландырган.
- Өйдә яхшы, Аллаһка шөкер, барысы да исән-сау, сугышчан бурычларны үтәүне дәвам итәргә вакыт , — дип белдерде егетләр.
Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән яугир ял вакытында хатыны белән чаңгыда йөрүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, нәкъ менә туган ягыннан аерылганда аның матурлыгын һәм кыйммәтен аңлыйсың.
- Бу айларда башымда күп нәрсә үзгәрде. Әле күптән түгел генә мин эшкуар идем, бизнес алып бардым, сату һәм тәэмин итү мәсьәләләрен хәл иттем. Ә хәзер - сугышчы. Без Ватаныбызны, ата-аналарны, балаларны һәм хатыннарны яклыйбыз, - диде якташларыбызның берсе.
Донбасска сугышчыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча «Башавтотранс» автобуслары йөртә.
Бу хакта тулырак:
https://www.bashinform.ru/news/svo/2023-02-28/mobilizovannye-iz-bashkirii-posle-otpuska-otpravilis-v-zonu-svo-3160208
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"