-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
1 март 2023, 21:20

Андрей Малахов: "Артур Галиев - чын герой!"

Бүген "Малахов" тапшыруы Башкортстаннан хәрби операциядә катнашкан һәм Батырлык орденына лаек булган  21 яшьлек Артур Галиев турында булды. Аны ул сугыш яланыннан алып чыккан яудашы эзләгән.

Артур Галиев Уфада туган. Янгын сүндерүче булып эшләгән. Махсус хәрби операциягә 24 февральдә үк киткән. Берничә тапкыр яраланган. Соңгы тапкыр авыр яралы килеш сугыш яланыннан 40 яшьлек Евгений Волкны һәм башкаларны алып чыккан.

Савыкканнан соң, Евгений аны озак эзли, ә Артурның кулын ампутациялиләр һәм ул туган ягына кайтып китә.

Яудашлар тапшыруда очрашты. Бер-берсенә әйтер сүзләре күп җыелган иде. Үзе дә Башкортстанның Иглин районыннан булган Евгений тиздән кире СВОга китәчәк. Әле ул ялда һәм үзе белән алып китәргә автомобиль җыя. "Мин анда булырга тиеш!" - ди ул. Ә Артур Башкортстанда яугирләргә гуманитар ярдәм җыю белән мәшгуль.

Тапшыруда солдатларга хат язган кыз да катнашты. Аның хаты Артурга эләккән һәм егет авторны озак эзләгән. Бәхеткә, тапшыруны оештыручылар аны тапкан.

Яугирләр яудашлары белән дә күреште. Шулай ук, Артурның әнисе улының сөйгән кызы белән танышты.

Тапшыру ахырында Артур бөтен ил халкына хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләре, әйбер җыюлары, әхлакый яктан ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.  Андрей Малахов бу яшь, әмма төпле акыллы, көчле ихтыярлы егет белән соклануын яшермәде. 

Без дә горурланабыз, егетләр!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: