Исегезгә төшерәбез, мемориаль комплекс Республика көнендә 2022 елның 11 октябрендә ачылды. Ул 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командирына, аның атаклы сугышчыларына һәм Ватанны саклаучыларга багышланган. Һәйкәлнең авторы - скульптор, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков.
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров шулай ук Совет мәйданында эшли башлаган яңа туристлык-мәгълүмат үзәгендә булдылар. Анда республиканың маршрутлары һәм истәлекле урыннары турында белергә, экскурсияләргә язылырга, сувенирлар сатып алырга һәм Уфаның туристик инфраструктурасы белән танышырга мөмкин.
Фото: Башкортстан Башлыгы