+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
6 март 2023, 22:24

Волонтерлар эше хөрмәткә лаек!

Чишмә районының мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы секретаре Илвина Байбурина башкарылган эш турында сөйләде.

Волонтерлар эше хөрмәткә лаек!
Волонтерлар эше хөрмәткә лаек!
- Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы узган елның октябрендә эшли башлады. Нәкъ менә шул вакыттан бирле посылкалар җыябыз һәм комплектлыйбыз, профильле ведомстволар белән тыгыз элемтәдә торып, консультатив-хокукый ярдәм күрсәтәбез.

Җайга салынган элемтә каналлары аша 11 гуманитар конвой җибәрелде. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Хәрби егетләрнең гаиләләренә төрле дәрәҗәдәге ярдәм күрсәтелә. Алар белән без көн дә диярлек сөйләшеп торабыз.

Районның битараф булмаган кешеләре, эшкуарлары һәм оешмалары посылкалар формалаштыруга үз өлешләрен кертә. Кешеләр солдатларга иң кирәк-яракларны китерә: медикаментлар, җылы киемнәр, корсервалар һәм башка әйберләр.

Чишмә районының Ярми авылында яшәүче пенсионерлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка киемнәре тегә. Барлык шушы әйберләр безнең штабта формалаштырылып, махсус хәрби операция зонасына җибәрелә, - диде Илвина Байбурина.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: