+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
7 март 2023, 07:25

Таһир Асылгәрәй хәрби операциядән кайткан

Бу хакта аның хатыны хәбәр иткән. Сәламәтлеге ничек, исән-саумы, яңадан китү нияте юкмы?

Таһир Асылгәрәй хәрби операциядән кайткан
Таһир Асылгәрәй хәрби операциядән кайткан
Җырчы Таһир Асылгәрәй махсус операциядән кайткан. Бу хакта «Интертат»ка аның тормыш юлдашы Наилә ханым Кулмакова хәбәр иткән.

«Таһир хәрби операциягә Туймазы шәһәреннән киткән иде. Ул әлегә шунда, военкоматта документ эшләре белән йөри. Без инде күрештек, Аллаһка шөкер, исән-сау.

Таһирның иҗатын яратучылар да: «Кайчан кайта?» – дип сорашып торалар. Социаль челтәрләрдә юлда булуына ишарә ясаган идек. Берничә көннән ул безнең янга Ульяновскига кайтачак. Бөтен кеше белән дә элемтәгә керер.

Иремне контракты төгәлләнү белән җибәрделәр. Яңадан китү нияте юк. Таһир сүзләренчә, анда икенче тапкыр бару кеше өчен психологик яктан бик авыр», – дигән Наилә ханым.
 
Инде арытаба тигез матур тормыш көтәргә язсын, дөньялар тынычлансын!


Фото: intertat.tatar

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: