+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
9 март 2023, 12:00

Туган көнендә һәлак булган

Белорет районы прокуратурасының өлкән тикшерүчесе үз теләге белән хәрби операциягә киткән булган.

Туган көнендә һәлак булган
Туган көнендә һәлак булган
Башкортстанда 46 яшьлек яугир Данил Даутов белән хушлаштылар.

Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә. Ул үзенең туган көнендә – 10 февральдә һәлак булган. Өлкән лейтенант һәм танк взводы командиры званиесендә хезмәт иткән.

Якыннары сөйләвенчә, Данил Даутов Әбҗәлил районының Габдин авылында туган. Белоретта мәктәп-интернатны тәмамлаган. БДУда юриспруденция белгечлеге буенча белем алган, шуннан соң Белорет прокуратурасында өлкән тикшерүче булып эшләгән. Узган елның августында, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән хәрби операциягә киткән.

Социаль челтәрләрдә аның якыннарының кайгысын уртаклашалар. Әбҗәлил районында яшәүчеләрнең күбесе батыр ир-егетне шәхсән белгән.

фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: