– Ришат Рикович, билгеле сәбәпләр буенча район хакимияте башлыгы киңәшчесе вазыйфасы күптән түгел барлыкка килде. Бу, әйткәндәй, бүгенге катлаулы заман таләбе. Димәк, Сез, хәзерге вакытта Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклау бурычын үтәүчеләр һәм аларның гаиләләре, якташлар, кече Ватан арасында бәйләүче звено булып торасыз?
– Әйе, дөрес. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң хакимиятнең урындагы органнары алдына моңа кадәр очрамаган бурычлар куелды. Бик күп нәрсәләргә эш барышында төшенергә туры килде. Әмма югалып калмадык. Район хакимияте башлыгы үз карары белән эшче төркем булдырды. Аның алдына мобилизацияләнгәннәрне өстәмә тәэмин итү бурычлары куелды. Төп басым хәзерге заман таләпләренә туры килгән экипировка белән тәэмин итүгә ясалды. Генерал Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальондагы дусларга сораулар белән элемтәгә чыктым. Яугирләребезнең ихтыяҗларын ачыкладык. Сугыш шартларында кирәк булган көндәлек әйберләр исемлеген төзедек. Шулай итеп, без “хәрби хезмәткәрнең махсус рюкзагын” туплый башладык.
– Минемчә, эш күппланлы, күләмле. Бу зур эшне ничек башлап җибәрдегез?
– Район активын, иң беренче чиратта, район һәм шәһәр Советы депутатларын, коллективлар җитәкчеләрен җыйгач, алдыбызга куелган бурычлар әйтелгәч, шунда ук аңлау һәм ярдәм алдык. Барлык кирәк-яракны сатып алу өчен бюджетта акчалар каралмаган иде.
Иң беренче булып “Ленин” токымчылык заводы-җәмгыяте рәисе Альберт Дәүләтбаев ярдәм кулын сузды. Ул гади һәм бик мөһим сүзләр әйтте: “Ярдәм кирәк икән – булышабыз!” – диде. Һәм төшкә кадәр үк килешенгән сумманы күчерде. Шунда ук – “Россия”, “Вәлиев”, Киров исемендәге, “БашАгро” җәмгыяте кебек башка хуҗалыклар, бераз соңрак башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кушылды. Без шактый зур сумма җыя алдык һәм мобилизацияләнгәннәрне иң кирәкле әйберләр белән тәэмин иттек.
– Бу зур, мөһим эштән беркемнең дә читтә каласы килмидер, дип уйлыйм…
– Әлбәттә, чөнки бүген илебез язмышы хәл ителә. “Прогресс+” предприятиесе, шәхси эшкуар
И. Мәгасүмов, автотранспорт предприятиесе, мәктәп-ара укыту комбинаты, “Мирас” мәчете һәм башкалар да зур өлеш кертте.
Волонтерлык хәрәкәтенең роле бәяләп бетергесез. Бер төркемне – Алина Галиева, икенчесен Ирина Кәримова җитәкли. Алар, көндәлек бурычларны башкарудан тыш, килеп туган катлаулы мәсьәләләрне тиз хәл итәргә тырыша.
Җәмәгать оешмалары – Диңгезчеләр җыелышы, десантчылар, чик сакчылары, “Хәрби туганлык” берләшмәләре, компартиянең урындагы бүлекчәсе дә безнең хәрәкәткә кушылды.
– Минемчә, пенсионерлар да тик ятмый. Авыл хуҗалыгы идарәсе янында нефтьче-ветеран Галимҗан Хәсәновны очраттым. Ул хәрбиләргә үз исәбеннән биш мең сум акча бирүен әйтте. Ә шушы көннәрдә 4нче урта мәктәпнең ветеран-укытучысы мөрәҗәгать итте. Ул, яугирләргә ничек ярдәм итеп була, дип белеште, һәр пенсионердан берәр мең сум булса да тотып калсыннар иде, диде. Әйткәндәй, ил төкерсә, күл була...
– Тотып калырга? Юк! Ярдәм җыю бары тик ирекле нигездә бара. Ә ниндидер мәҗбүри чаралар күрергә кирәкми. Бездә мәрхәмәтле кешеләр күп, алар мәсьәләнең мөһимлеген аңлый. Район хакимияте башлыгы да, гуманитар ярдәмне теләнеп җыймыйбыз, диде. Ә пенсионерлар, үзегез беләсез, актив халык, хәлне яхшы белә. Аларга әйтергә дә кирәкми. Авылларда клублар, китапханәләр каршында оекбашлар, пирчәткәләр бәйлиләр, җәй көне җыелган файдалы үләннәрне капчыкларга тутыралар. Хәрбиләргә туган як урманы һәм болыннарының хуш исе көч бирер, шифалы үлән чәе арыган тәннәренә һәм җаннарына сихәт китерер, дип ышанабыз.
Чынлыкта, гуманитар ярдәм җыюга халыкның барлык катламнары да җәлеп ителгән. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары солдатларыбызга дулкынландыргыч хатлар яза, шоколадлар җибәрә, башка кирәкле әйберләр җыя. Өлкәнрәк балалар окоп шәмнәре ясый, 4нче урта мәктәп кадетлары солдатларга бик кирәк булган маскировка челтәрләре бәйли.
– Билгеле булуынча, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов белән Сез якташларыбыз хәрби әзерлек үткән урыннарга бер генә тапкыр бармадыгыз....
– Әйе, анда иң кирәкле әйберләрне илттек. Ә Риф Сәгъдәтулла улы безнең мобилизацияләнгән егетләребез белән күзгә-күз карап сөйләште. Чөнки биредә аларның барысының да гаиләләре, балалары, әти-әниләре, аерым сораулары бар. Барлык үтенечләр дә “каләмгә” алынды. Һәм монда, өйдә, район җитәкчесе хәрбиләребезнең проблемаларын хәл итү өчен барлык хезмәтләрне җәлеп итте.
– Якташларыбызның гадәти булмаган нинди үтенечләре бар иде?
– Алар берничә. Ләкин иң көтелмәгәне: “Зинһар, Дүртөйле ипиен җибәрегез”, дигәне булды. Юк, ипи юклыктан, җитмәүдән түгел, ул җитәрлек, ә нәкъ үзеңнекен, туган җиреңнекен ашыйсы килүдән. Үтенеч үтәлде.
Командирлар безнең егетләрнең гомум фонда яхшы дисциплина, бердәмлек, җаваплылык белән аерылып торуларын билгели. Мондый сүзләрне ишетү рәхәт. Бүлекчә командирлары белән ешрак Риф Сәгъдәтулла улы элемтәгә керә. Хәрбиләрнең ихтыяҗларын белгәч, без аларны хәл итәргә тырышабыз. Әлбәттә, барысы да берьюлы һәм тулысынча килеп чыкмый. Кайбер проблемаларны хәл итү өчен озаграк вакыт, хәтта республика органнарының катнашлыгы кирәк була. Ләкин без яугирләребезнең барлык үтенечен дә, образлы итеп әйткәндә, мыекка чорныйбыз.
– Иң зур ярдәмне җибәрүгә әзерлек ничек барды?
– Без бу юлы якташ солдатларыбызга өч машина әзерләдек: төрле модификацияле ике “Нива”, халык телендә “Буханка” дип аталучы “УАЗ”. Фронтта машиналарга ихтыяҗ зур. Бу автомобильләрнең барысы да начар һәм юлсыз җирләрдә яхшы йөри, техник торышлары әйбәт.
Ә безнең волонтерлык штабына халык әйберләр китерә дә китерә. Барысы да хәрбиләребезгә изге теләкләрен юллый, тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын тели. Әлбәттә, җиңү белән!
Йомгаклау урынына
Халык китергән әйберләрне, азык-төлекне терки торган журналга күз салдым. Монда төрлесе бар: Ватан сакчыларыбыз өчен бик кирәкле газ һәм горелкалы баллоннар, балта, пычкы, тастымал, эчке кием, носки, балаклава, җылы эчле итек, чәй, кофе, токмач, гигиена кирәк-яраклары – барысын санап бетерерлек түгел. Ә шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә районыбызның Мәскәү авылы кешесе фронтка төрле элемтә приборлары белән җиһазландырылган “ЗИЛ-131” машинасы җибәрә, дигән хәбәр таралды.
Берничә көн элек Күккуян авылында яшәүче Хафиз Сәлманов кайтты. Ул улы хезмәт иткән хәрби подразделениегә барлык кирәк-яраклар белән тутырылган “Буханка” машинасы илтте.
Мөслим Сәхиуллин һәм Алмаз Дәүләтбаев үз акчаларына “Нива” машинасы сатып алган һәм аны фронтка җибәрүгә әзерләгән. Боларның барысын да ишеткәч, якташларым, үз батырлыклары һәм хезмәтләре белән “Фашизмга – юк!” хөкеме карары чыгарылачак көнне якынайтучы кайнар йөрәкләр өчен горурлык хисе туа.
Хәмит Нәбиев әңгәмәләште.
Автор фотосы.