-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
15 март 2023, 12:20

Һәлак булганмы? Хәбәрсез югалганмы?

Дәүләт думасына хәрбиләрне һәлак булган һәм хәбәрсез югалган дип тануны гадиләштерүче закон проекты кертелгән.

Һәлак булганмы? Хәбәрсез югалганмы?
Һәлак булганмы? Хәбәрсез югалганмы?
Гаиләләргә тиешле түләүләр шушы статуска бәйле. Әле гамәлдә булган законнар буенча, хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәр сугыш хәрәкәтләре тәмамланганнан соң ике ел үткәч кенә һәлак булган, дип исәпләнә.

"Хәзер исә яугирне һәлак булган дип тану өчен аның үлемен күргән командирның белдерүе җитә. Әгәр дә турыдан-туры шаһитлар юк, ә кеше югалган икән, аны һәлак булган дип тану күп дигәндә ярты ел вакытны алачак. Мәсьәлә катлаулы, ләкин шушы хәлдә калган гаиләләр өчен бик мөһим", - ди Федерация советы вице-спикеры Андрей Турчак.

Яңа регламент 2022 еның 24 февраленнән соңгы вакыйгаларга кагылачак. Турчак депутатларның бу проектларны мөмкин кадәр тизрәк карауларына ышаныч белдерә.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: