+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 март 2023, 10:24

Әтисен озата бер сабый сугышка...

Махсус хәрби операциядән ирен көтүче Зилә Зиннәтованың хис-тойгылары бүген күпләрнеке белән аваздаш.

Әтисен озата бер сабый сугышка...
Әтисен озата бер сабый сугышка...

Әтисен озата бер сабый сугышка...
Күзенә ир-атның яшьләре тулыша.
Сабыен кочып ул пышылдый тын гына:
«Кайтырмын алып мин тәтәйләр улыма.

Син, улым, үсә тор әниең янында,
Һөнәрләр өсти тор үзеңә тагын да.
Кайтырмын бик тиздән, елама күз нурым,
Авырмый, бирешми, чыныгып үс улым!»

Карашын аннан соң күчерә читкә ул,
Пышылдый эченнән «Йөрәгем сабыр бул...»
Сөйгәнен үбә дә күзеннән, ирненнән,
Кузгала сәфәргә ул туган җиреннән...

Ни көтә... билгесез... язмышы сынала,
Көнбатыш тарафка ир-егет юл ала.
Озата сөйгәне, анасы, баласы,
Бу сугыш һәркемгә зур йөрәк ярасы!

Дәвасы - тынычлык, татулык, иминлек!
Йә, Раббым, бирсәңче үзең үк җиңеллек!
Гаиләдә тигезлек, шатлыклы иртәләр!
Кайтыгыз сау гына, сезне бит көтәләр!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: