+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 март 2023, 07:45

"Иремнең соңгы әманәте"

Махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирнең хатыны, Фирдүс Тямаев концертына килеп, иренең соңгы әманәтен тапшырган.

"Иремнең соңгы әманәте"
"Иремнең соңгы әманәте"
Ул җырчыга чәчәк бәйләме бүләк иткән.

«Фирдүс, минем ирем Азат исемле иде. Спецназда хезмәт итүче егетләр исеменнән аларга күрсәткән ярдәмнәрегез өчен сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Ирем Украинадан ялга кайткач: «Фирдүскә карата хөрмәтем артты», - диде. Аның бик тә концертыгызга килеп, сезгә чәчәк бәйләме бүләк итәсе килде. Ләкин җитешмәде, арабыздан китеп барды… Иремнең соңгы теләген үтим», - дигән ул.

Ирен югалткан ханымны зал басып алкышлаган. Фирдүс үзе әлеге видеоны: «Соңгы теләк. Үзем генә беләм бу минутларда йөрәгемдә ниләр кайнаганны», – дип атаган.

Фирдүс Тямаев үзенең төркемендәге егетләр белән бергә беренчеләрдән булып хәрби егетләребезгә матди һәм гуманитар ярдәм күрсәтә башлады.

“Башлаган эшебезгә тамашачылар да кушыла. Егетләребез ватандашларыбызга ярдәмне беренче рәтләргә үк алып килеп бирә”, - ди Фирдүс.

 Ул фронтка инде әллә ничә машина сатып алып озатты. Җырчының бер генә концерты да махсус операциядәгеләрне искә алмыйча узмый. Концертларында ул, арабыздан киткән хәрбиләргә багышлап, «Гомер уза» җырын башкара.


Фото:  intertat.tatar
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: