+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 март 2023, 13:25

Депутат алгы сызыктан кайтты

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев өч айлык хәрби хезмәттән соң Уфа­га кайткан махсус хәрби операциядә катнашу­чы депутат Булат Юмадилов белән очрашты.

Депутат алгы сызыктан кайтты
Депутат алгы сызыктан кайтты
– Без Сезнең белән, Сезнең карарыгыз һәм хәрби операция барышында үзегезне батырларча тотуыгыз белән горурланабыз, — диде Константин Толкачев. — Офицер званиесе булуга карамастан, сез Артемовск (Бахмут) янындагы алгы позициядә укчы вазыйфасында хезмәт иттегез, иң кызу ноктада армия хезмәтенең барлык авырлыкларын кичердегез.
 
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе билгеләп үтүенчә, республика парламенты адресына “БАРС” подразделениесе командирыннан характеристика килгән, анда депутатны дәүләт бүләгенә тәкъдим итү турында әйтелә. Документта, Булат Юмадилов үзен хәрби бурычларын гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч ту­ган шартларда үти алырлык кыю һәм намуслы, ихтыяр­лы һәм тәртипле сугышчы буларак танытты, дип билгеләнә.
 
“Отряд составында берничә тапкыр хәрби операцияләрдә катнашты, сугышларда батырлык һәм героизм күрсәтте. Үзенең һөнәри осталыгын арттыру өстендә даими эшли, “БАРС” отряды командо­вани­есеннән берничә Рәхмәт хаты алды. Коллективта лаеклы рәвештә абруй белән файдалана”, — диелә характеристикада.
 
Булат Юмадилов коллегаларына һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
 
— Автомобиль һәм экипировка өчен рәхмәт, без Ватанны саклаучылар көне алдыннан Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутатларыннан гуманитар йөк: “УАЗ” автомобиле, запас частьләр, хәрби кием комплектлары, термобелье, медикаментлар, азык-төлек алдык. Бу көтелмәгән һәм бик күңелле хәл булды. Бө­тен батальон исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Бар­лык әйберләр дә ихтыяҗларга карап бүленгән. Авто­мобиль, шулай ук, бик кирәкле булды, даими файдаланыла һәм әле дә алгы сызыкта.
 
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Булат Юмадиловны парла­ментның киләсе утырышында чыгыш ясарга, депутатларның сорауларына җавап бирергә чакырды.
Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә республиканың төрле дәрәҗәдәге 30дан артык депутаты катнаша.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: