+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 март 2023, 16:06

Синең сәгатең сукты!

Башкортстанда яшәүчеләргә контракт буенча хезмәт итү турында нәрсә белергә кирәк?

Синең сәгатең сукты!
Синең сәгатең сукты!
1 апрельдә Русиядә традицион хәрби чакырылыш башлана. Хәрби хезмәт үтү өчен 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге егетләрне чакырачаклар. Параллель рәвештә контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләрне яздыру бара. "Башинформ" агентлыгы дәүләт тарафыннан профессиональ хәрбиләргә каралган иң төп түләүләр, ташламалар һәм компенсацияләр турындагы мәгълүматны җыйды.

Кем контрактчы була ала?

* Контрактчы булырга запастагы гражданнар, ягъни пенсиягә чыккан хәрбиләр, һәм хәрби хезмәткә чакырылыш буенча киткәннәр, шулай ук хәрби хезмәтне үтмәгән, әмма югары яисә урта һөнәри белем алган ир-егетләр хокуклы;

* Контракт буенча хәрби хезмәткә рядовойдан прапорщикка кадәр 60 яшькә кадәрге ир-егетләр кабул ителә, контракт вакыты 6 айдан башлана;

* Контракт буенча хәрби хезмәткә офицерлар 60 яшькә кадәр кабул ителә, контракт төзү вакыты - 3 елдан 5 елга кадәр;

Контракт буенча хезмәткә кабул итү тәртибе нинди?

* Кирәкле документларны сайлап алу пунктына яисә хәрби комиссариатка тапшырырга;

* Психолог белән әңгәмә узарга;

* Медицина тикшеренүе үтәргә;

* Хезмәт урынына китәргә боерык алырга;

* Хәрби частьта контракт төзергә.

Нинди документлар кирәк?

* Фото 9x12 - 1 данә, фото 3x4 - 4 данә;

* Автобиография 2 нөсхәдә - язма һәм басма формада;

* Белемне раслаучы документлар күчермәләре;

* Эш урыныннан хезмәт характеристикасы;

* Туу турындагы таныклыгының күчермәсе;

* Никах турында, никахны өзү һәм балалар туу турында таныклыкларның күчермәләре;

* Полициянең участок инспекторыннан характеристика;

* Паспорт күчермәсе - язмалар булган барлык битләр;

* Хәрби билет күчермәсе - язмалар булган барлык битләр;

* Хезмәт кенәгәсе күчермәсе - язмалар булган барлык битләр;

* ИНН күчермәсе;

* Банк картасы реквизитлары, ул "МИР" системасыныкы булырга тиеш.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди түләүләр каралган?

* Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан очракта гомум сумма - аена 180 мең сумнан. Аңа 33 мең сумнан акчалата тәэминат, тәүлеклек 4240 сум, хәрби вазыйфа буенча аена ике оклад (40-70 мең сум) керә;

* 1 ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 195 мең сумлык түләү.

Өстәмә рәвештә махсус казанышлар өчен түләүләр каралган:

* 8000 сум - һәр тәүлек актив һөҗүм итү гамәлләре өчен;

* 50 000 сум - штурм отрядлары составында һәр километр алга барган өчен;

* 1 миллион сум - "Leopard", "Abrams", "Challenger" танкын, "HIMARS" җайланмасын кулга төшергән өчен;

* 500 мең сум - "Leopard", "Abrams", "Challenger" танкын юк иткән өчен;

* 300 мең сум "HIMERS" һәм "ТОЧКА-У" җайланмаларын юк иткән өчен;

* 200 мең сум - вертолетны юк иткән өчен;

* 100 мең сум - танкны юк иткән өчен;

* 50 мең сум - башка хәрби техниканы юк иткән өчен;

* 3 млн. сум - яраланган очракта (контузия, травма, имгәнү) бер тапкыр бирелә торган түләү;

* 14 миллион сумнан артык - һәлак булган очракта гаилә әгъзаларына иминият түләве (Оборона министрлыгыннан 12,4 млн һәм 2 млн. сум Башкортстаннан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм).

Нинди өстенлекләр һәм гарантияләр каралган:

* 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы;

* Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы һәм аңа тиешле ташламалар;

* Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитация үтү;

* Дарулар белән бушлай тәэмин итү;

* Кирәкле әйберләр һәм кием белән тәэмин итү;

* Бушлай өч тапкыр туклану;

* 6 айга кимендә бер тапкыр ике атналык түләүле отпуск;

* Федераль бюджет хисабына гомер һәм сәламәтлек иминияте;

* Кредит һәм салым каникуллары;

* Югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары;

* Балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итүләре;

* Яраланган (җәрәхәтләнгән) һәм үлгән өчен иминият түләүләре;

* Реабилитация һәм адаптация социаль программасы (эшкә урнаштыру һәм торак бирү);

* Хезмәт тораклары яисә торак арендасы өчен компенсация.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Контракт буенча хәрби хезмәткә урнашу мәсьәләләре буенча Уфа шәһәренең хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Уфа, Революцион ур., 156.

Белешмәләр өчен телефоннар: 122; 8-347-218-19-19; 8-347-246-29-31.

Башкортстан шәһәрләре һәм районнары хәрби комиссариатларының тулы исемлеген түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин: https://pravitelstvorb.ru/activity/685/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: