Игелекле җәмәгать башлангычы белән балалар учреждениесе активистлары Надежда Самойлова һәм Луиза Шарюкова чыкты. Тиз арада киң колач алган акция хәзер “Җиңү тасмалары” исемен йөртә.
Пионерлар йортында бүленгән махсус бүлмәдә эш иртә таңнан кичкәчә бара. Ир-егетләр челтәрләрне урнаштыру өчен агачтан тартмалар ясый, ә хатын-кызлар челтәрләр үрә. Монда технология бик гади: маскировка челтәре төсенең урындагы ландшафтка туры килүе төп шарт булып тора.
Эш күләме шактый зур гына, моңа өстәп, ул четерекле дә. Шуңа карамастан, күңел җылысы да салынгач, челтәр үрү җитез бара. Гомум эшкә өлеш кертергә теләүчеләр саны да арта. Тәүге мәлләрдә коллектив зур булмаса да, хәзер ул 28 кешегә җитте.
Алар арасында күпчелекне өлкән буын вәкилләре тәшкил итә, төрле һөнәр ияләре бар. Әмма аларны патриотик хисләр берләштерә. Русия Герое Алмаз Сафинның әнисе Гүзәл Әхмәт кызы – шуларның берсе. Ил азатлыгы өчен көрәштә улын югалткан Ананың кайгы-хәсрәттән сыгылып төшмичә, авылдашлары белән бергә изге-игелекле гамәлгә кушылуы хезмәт батырлыгына тиң.