+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
25 март 2023, 11:35

Һичкайчан онытмабыз!

Кичә Аскын районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Ренат Джангалиев, Илнур Габтрахманов, Илгиз Фәтхисламов, Даут Гыйльмияров һәм Рөстәм Гыйндуллинның әти-әниләре белән очрашты.

Һичкайчан онытмабыз!
Һичкайчан онытмабыз!
Төбәк җитәкчесе кайгы уртаклашты һәм республика үз сугышчыларын онытмаячак, аларның гаиләләре турында кайгыртачак, дип белдерде.

- Балаларыгыз - чын геройлар, алар үз бурычларын намус белән үтәде. Без барыбыз да сезнең белән горурланабыз һәм кайгыгызны уртаклашабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без һәлак булган балаларның әти-әниләренә ярдәм итәргә карар кылдык. Мәсәлән, алар Республика кардиология үзәгендә реабилитация һәм дәвалану курсын үтә ала. Күпләр бу программадан файдаланган да инде. Сугышчы гаиләләр турында кайгырту минем шәхси контролемдә. Һәм, әлбәттә, бу - район һәм шәһәр башлыкларының турыдан-туры бурычы. Улларыгызның истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кушам. Сез беләсез, Русия Президенты Владимир Владимирович Путин карары буенча, хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт фонды булдырыла. Бер ай эчендә ул безнең республикада да эшли башлаячак.

Башкортстан Башлыгы сержант Рөстәм Гыйндуллинның әти-әнисенә генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Хәрби хезмәткәр хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң бүләкләнә.

- Гаиләләрдә без хәл итәчәк күп сораулар туа. Һәлак булган геройларыбызның балаларына бөтен республика ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров очрашу нәтиҗәләре буенча.

***
Шул ук көнне төбәк җитәкчесе һәлак булган сержант Илшат Сәмиевның гаиләсендә булды. Геройның әнисе һәм хатыны белән аралашканда Радий Хәбиров республиканың үз сугышчысын беркайчан да онытмаячагын билгеләп үтте.

Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрнең хатыны Мәдинә Шәүди кызына генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Илшат Сәмиев батырлыгы өчен үлгәннән соң бүләкләнә. Геройның әнисе Рузалия Фидай кызы авыр тормыш чорында ярдәм иткәне һәм һәлак булганнарның гаиләләре турында шәхси кайгыртканы өчен Башкортстан Башлыгына рәхмәт белдерде.


Һичкайчан онытмабыз!
Һичкайчан онытмабыз!
Һичкайчан онытмабыз!
Һичкайчан онытмабыз!
Һичкайчан онытмабыз!
Һичкайчан онытмабыз!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: