+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
5 апрель 2023, 10:20

"Минем бабам Хәйрулла тукыма саткан"

Бу көннәрдә Питерда үтерелгән журналист Владлен Татарскийның исеме телдән төшми.

"Минем бабам Хәйрулла тукыма саткан"
"Минем бабам Хәйрулла тукыма саткан"
"Владлен Татарский" - Донецк өлкәсендә туган Максим Фоминның псевдонимы. Ул 1982 елда Макеевкада туган. Мәктәп тәмамлагач ук шахтада эшләгән. Туган ягының тарихы турында журналист "Бег" дип аталган автобиографик китабында язган. Анда нәсел шәҗәрәсенең татарларга барып тоташуы турында да телгә алына. Димәк, Тәхәллүсен дә "Татарский" дип алуы юктан гына түгел.

— Урындагы заводларны һәм шахталарны саклауда осетиннар, черкеслар һәм ингушлар катнашкан. Шахта хуҗалары кавказлыларны тугрылыклары һәм кырку холкы өчен хөрмәт иткән. Әлбәттә, бу шаулап торган казанга әрмәннәр, яһүдләр, татарлар кебек сәүдәгәр халыклар да килеп кергән, - дип яза Фомин үзенең китабында. - 1909 елда булачак Макеевкага Дмитриев шәһәренә Пенза губернасыннан минем бабам Хәйрулла да килеп урнаша. Ул тукыма саткан. Соңрак Донецк һәм Макеевкага бик күп татарлар килә, алар бер-берсе янында бик тыгыз урнашкан. 20нче елларда ук, ачлыктан качып, Орел губернасыннан Макеевкага әтием ягыннан минем бабаларым да килә.

Фоминның татар милләтеннән булуын аның Донбасстагы хезмәттәше дә раслый, - дип яза "Шәһри Казан".

Хәрби журналист, блогер Владлен Татарский 2 апрельдә Питерда кафедагы шартлау нәтиҗәсендә һәлак булды.

фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: