+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 апрель 2023, 02:30

"Бер дә җиңел түгел..."

Хәрби операциядән ялга кайткан Артур Хәсәновның  китәр вакыты якынлаша.

"Кемнең китәсе килсен, бер дә җиңел түгел...""Кемнең китәсе килсен, бер дә җиңел түгел..."
"Кемнең китәсе килсен, бер дә җиңел түгел..."

Хәрби әзерлек үткән вакытта "Киек каз юллары" җырын башкарып күңелләрне яулаган якташыбыз, Илеш егете Артур Хәсәнов махсус хәрби операциядән ялга кайткан иде. Инде китәр вакыты да җитә икән. 

"Берсекөнгә инде китәм, әлегә сәламәтлекне ныгытып йөрим, система алам", - дигән ул "Шәһри Чаллы" хәбәрчеләренә. 

"Кемнең китәсе килсен, бер дә җиңел түгел" - дип тә өстәгән.

Ул ярты ел элек мобилизацияләнгән иде. "Җырчы  узган ел "Туган тел - милли премиясе"нә лаек булды. "Аның статуэткасын ул әле яңа кулына ала алды", - дип яза "Шәһри Чаллы".

Артурны чын күңелдән котлыйбыз һәм исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!

Тулырак: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/artur-xasanov-kire-xarbi-operaciiaga-kitarga-yena

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас