Иркәнең ире Артур Шабакаев махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан иде. Алар ике атна бергә булды, матур-матур фотолары белән уртаклашты.
Иркә, шушы вакытларны сагынып, видео да куйган.
«Үтте… 2 атна вакыт узды. Китте… Көтү, сагыну, юксыну, ышану, кайвакыт тилмерү хисләре күңелгә әйләнеп кайтты», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Иркәгә - сабырлык ,Артурның исән-имин әйләнеп кайтуын телибез.
Фото: интертат