+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 апрель 2023, 08:15

Хатынының үлемен кичерәлмәгән

Украинада Зилаер районының Бердяш авылында туган 42 яшьлек Алексей Комаров һәлак булган.

Хатынының үлемен кичерәлмәгәнХатынының үлемен кичерәлмәгән
Хатынының үлемен кичерәлмәгән
Бер ел элек аның хатыны вафат булган. Яраткан хатыныннан башка ул тормышның мәгънәсен күрмәгән һәм хәрби операциягә киткән.

"Ансыз ул бик боекты, аның белән булу өчен шундый юл сайлады. Хатынын шулкадәр нык ярата иде, һәркем дә мондый адымга барырга сәләтле түгел. Мин улым белән горурланам, гәрчә бик кайгырсам да", - дип язган ирнең әтисе социаль челтәрләрдә.
 
Комментарийларда аның кайгысын уртаклашканнар һәм Алексейны геройга тиңләгәннәр. Урыннары җәннәттә булсын!

фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас