+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 апрель 2023, 14:52

"Патриот" паркы үсеш алачак

26 апрельдә Чишмә районында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия оборона министрының беренче урынбасары Руслан Цаликов Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында булдылар. Биредә 10нчы сыйныф укучылары һәм республиканың хәрби-патриотик клублары тәрбияләнүчеләре уку-күнекмәләр җыеннары уза.

"Патриот" паркы үсеш алачак"Патриот" паркы үсеш алачак
"Патриот" паркы үсеш алачак
Башкортстан Башлыгы «Патриот» паркын киңәйтү буенча планнар турында сөйләде. Якын арада төзүчеләр Русия Мәгариф министрлыгының федераль программасы буенча 100 кеше сыйдырышлы балалар өчен ашханә һәм торак модульләрнең яңа корпусын төзеп бетерәчәкләр. Киләчәктә биредә зур спорт үзәге һәм пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү өчен мәйданчык булдырырга планлаштыралар.

- 25 майга кадәр төзүчеләр балалар өчен ике торак модулен тапшырачак. Һәм шул чакта "Авангард " үзәгендәге һәр сменада 300 курсант кабул итә алачакбыз. Шуңа күрә безгә Русия Оборона министрлыгыннан балаларны укыту буенча методик тәкъдимнәр алу мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Тулаем алганда, «Патриот» паркын үстерү, шул исәптән республикада мондый мәйданчыкларның төбәк челтәрен булдыру буенча зур планнарыбыз бар.

Русия оборона министрының беренче урынбасары «Патриот» паркы филиалларын булдыру башлангычын хуплады.

Игорь Комаров, Радий Хәбиров һәм Руслан Цаликов уку биналарын, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү классларын карадылар. Русия Герое Максим Серафимов истәлегенә корпуста уку кабинеты булдырыла, анда сугышчының биографиясе һәм батырлыгы тасвирланган стендлар урнаштырыла, аның шәхси әйберләреннән экспозиция урнаштырыла һәм Герой партасы ясала.

Шулай ук, бүген «Авангард» үзәге базасында Русия армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыятенең (ДОСААФ) Башкортстан буенча XII чираттан тыш конференциясе уза. Хөрмәтле кунаклар катнашучыларны сәламләде.

- Безнең алда яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча бик мөһим бурычлар тора. Бу уңайдан ДОСААФ - безнең төп партнерларыбызның берсе, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Үз чиратыбызда без оешманың эшенә ярдәм итәчәкбез.

Аннары кунаклар тренировка зоналарында, төзелә торган объектларда булдылар һәм уку-патриотик сменаларның берсендә катнашучы укучылар белән аралаштылар.

- Сез монда алган күнекмәләр көндәлек тормышта да файдалы булырга мөмкин, сез хәрби карьера сайлый һәм киләчәгегезне Русия Кораллы Көчләре белән бәйли аласыз, яисә программист, агроном була аласыз. Иң мөһиме – сез чын ир-атлар, Ватанны саклаучылар булып калырга тиеш, - диде курсантларга Руслан Цаликов.

Шулай ук Игорь Комаров, Радий Хәбиров һәм Руслан Цаликов хәрби техниканың күргәзмә мәйданчыгы белән таныштылар һәм Геройлар аллеясына агачлар утырттылар.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас