+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
7 Май 2023, 17:03

Радий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янында

Җиңү көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донбасска махсус хәрби операция зонасына китте. Төбәк җитәкчесе республика ирекле батальоннары сугышчылары һәм мобилизацияләнгән якташлар белән очраша, аларның яшәү шартларын карый, якынлашып килүче 9 Май белән котлый һәм дәүләт бүләкләрен тапшыра.

Радий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янындаРадий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янында
Радий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янында

"9 Май алдыннан без СВОдагы егетләребез янына бардык. Бу юлы миңа солдатларның ничек урнашканлыкларын, хезмәт итүләрен һәм сугышуларын аңлау мөһим.

Алар бөтен Донбасс буйлап урнашкан. Ләкин шунысы яхшы, аларның күбесе бер-берсенә ярдәм итеп, бер бүлекчәләрдә хезмәт итә. Составына безнең егетләр дә кергән подразделениеләрнең берсендә 2 меңнән артык яугир исәпләнә. Алар инде көнкүрешне калдырып, окопларга урнашкан, хәрби гамәлләргә өйрәнгәннәр.

Минем аңлавымча, хәзер монда, Донбасста, - безнең иң яхшы егетләребез, алар безнең илнең үрнәкле кешеләре һәм киләчәге. Алар белән горурланабыз һәм исән-сау кайтуларын телибез!", - дип язган социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Радий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янында
Радий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янында
Радий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янында
Радий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янында
Радий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янында
Радий Хәбиров Донбасста, якташларыбыз янында
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас