+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 Май 2023, 15:40

СВОдан кайтучылар имтихансыз кабул ителәчәк

Махсус хәрби операциядә катнашкан гражданнар вузларга имтиханнарсыз кабул ителү мөмкинлеге алачак.

СВОдан кайтучылар имтихансыз кабул ителәчәкСВОдан кайтучылар имтихансыз кабул ителәчәк
СВОдан кайтучылар имтихансыз кабул ителәчәк

Мондый закон проектын кичә Дәүләт думасының Гаилә мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина карауга кертте.

Документ парламентның түбән палатасының электрон базасында басылып чыкты.

"Закон проекты белән Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашкан гражданнарга урта һәм югары белем бирү оешмасына имтиханнарсыз кабул итү хокукы бирергә тәкъдим ителә», — дип ассызыклана закон проектына аңлатма язуында.

Анда шулай ук югары уку йортларына, колледжларга һәм техникумнарга ничек кабул ителәчәге турында җентекле комментарийлар бирелә.

СВОдан кайтканнан соң өч ел эчендә яугир үзе сайлаган югары уку йортына яки урта махсус уку йортына кабул ителергә тиеш. Бу гражданнар имтиханнарсыз кабул ителә алачак белгечлекләрне Русия Хөкүмәте билгеләргә тиеш.

Фотр: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас