

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында хәстәрлек күрүне Благовар районында яшәүчеләрнең күбесе намус эше итеп саный. Халыкның игелекле гамәлләргә омтылуы табигый. Ә менә бу эшне оештыруны исә “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы алып бара.
— Районда өлешчә мобилизация игълан ителеп, якташ яугирләр хәрби хәрәкәтләргә озатылу белән аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дә киң колач алды, — ди төбәкнең волонтерлар штабы әгъзасы Зөлфия Муллаянова. — Тәүге мәлләрдә штабка кергән гаризалар, шәхси мөрәҗәгатьләр эшчәнлектә төп юнәлеш булды. Әйтергә кирәк, һич көтелмәгән, иң катлаулы хәлләрдән дә чыгу юллары табылды. Мәсәлән, аерым гаиләләргә утын китертү, башка көнкүреш мәсьәләләре бердәм тырышлык белән тиз арада хәл ителде. Халкыбызның ярдәмчеллеге бик ачык күренде монда, чөнки ил язмышы куркыныч астында, ә мондый очракта Ватанны саклаучыларга бернәрсә дә жәл түгел иде. Хәзер исә ярдәм күрсәтү максатлы юнәлеш алды. Атап әйткәндә, яугирләргә гуманитар ярдәм җыю буенча күләмле чаралар тормышка ашырыла, аңа ихлас кушылучылар хәзерге чорда да бихисап.
Бу җәһәттән Зөлфия Рәфис кызы волонтерлар штабы җитәкчесе, Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыповның активлыгын да билгеләп үтте. Марат Азамат улы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташлар янында берничә тапкыр булып кайтты, халык җыйган гуманитар ярдәмне тапшырды. Туган тарафларга кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр шулай ук олы хәстәрлек белән уратып алынган. Апрель башында, мәсәлән, районның хезмәт коллективларында, гомуми белем бирү мәктәпләрендә аларның якташлар белән очрашулары оештырылды. Мирный авылы мәктәбенә “Бес” кушаматлы яугир килде. Әлеге мәктәптә 9нчы сыйныфны ул 2015 елда тәмамлаган, Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжына укырга кергән, аннары биредәге хуҗалыкта водитель булып эшли башлаган. Русия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә алынгач, һөнәре буенча хезмәт итә, командировкаларга күп йөри. Махсус хәрби хәрәкәт гаскәрләрендә сапер белгечлеген үзләштергән.
Туган мәктәбендә яугир директорның тәрбия буенча ярдәмчесе Нурия Степаненко белән “Батырлык дәресе” үткәрде, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, хәрби хезмәт үзенчәлекләре турында сөйләде. Әйткәндәй, яугир биредә яшәүче әти-әнисе белән элемтәдә тора.
Мирный мәктәбе төбәктә якташ яугирләргә ярдәм акцияләрендә актив катнашучы коллектив буларак та билгеле. Укучылар укытучылар һәм ата-аналар белән берлектә якташ яугирләргә бүләкләр әзерләп озата.
Яугир якташлар белән шундый ук очрашулар башка мәктәпләрдә дә җылы шартларда үтте. Аларда катнашкан авыл биләмәләре башлыклары яугирләр һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗлары һәм үтенечләре белән кызыксынды.
Бу юнәлештәге аралашу чараларының берсе районның Тарих-этнография музеенда оештырылды. Анда яугирләр Языково мәктәбе укучылары өчен “Батырлык дәресе” үткәрде. Җанлы сөйләшү барышында Благовар районы егетләренең Ватан алдындагы изге бурычларын намуслы үтәве ассызыкланды, фидакарь хәрби хезмәте белән алар туган якның ышанычлы терәге булып тора.
Туган якларда кыска вакытлы яллар вакытында яугирләрдән бер төркем “Яшел Башкортстан” акциясендә катнашты. Район үзәгенең “Җиңүчеләр” скверында алар Бөек Җиңүгә багышлап 78 төп агач үсентесе утыртты.
Ялда булган яугирләрнең кәефләре күтәренке, чөнки алар күрсәтелгән хөрмәттән, гаиләләре алган ярдәмнән бик канәгать, шуңа да ышанычны аклап, хәрби бурычларын үтәргә әзер булулары табигый. Мондый яугирләр омтылышы белән җиңүнең безнең якта булачагына шик юк.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.