Ул безнең данлыклы якташыбыз, Бөек Ватан сугышы герое Могыйн Кәрим улы Нагаев исемен йөртәчәк. Могыйн Нагаев 1942-1945 елларда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында сугыша, танкка каршы батареяның ут взводы командиры була. Сугышчан хезмәтләре өчен ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
Иртәгә, 18 майда, 14-00 сәгатьтә Совет мәйданында артиллерия дивизионын хәрби әзерлек үтү урынына озату тантанасы узачак, анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашачак.
Фото: bash.news/ сайтыннан.