+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 Май 2023, 09:35

Баласы туып кына калган

Һәлакәткә тарыган "МИ-8" вертолетының командиры - Уфадан.

Баласы туып кына калганБаласы туып кына калган
Баласы туып кына калган

Берничә көн элек Брянскида дүрт очкыч һәлакәткә тарыды. Шулардан "МИ-8" вертолетларының берсенең командиры Уфадан очучы Сергей Таран була. Бу хакта «Аңлата алабыз» Telegram-каналы хәбәр итә.

Аның мәгълүматлары буенча, очучыга 34 яшь була, ул 378нче авиация базасының 6нчы вертолет полкында хезмәт итә. 2011 елда Таран Сызрань югары хәрби авиация училищесын тәмамлый. Хәрби хезмәткә кадәр Уфада яши.

Ирнең олы яшьтәге әти-әнисе һәм яңа туган баласы белән хатыны калган.

Үләр алдыннан гына очучы Уфада ял итә, нарасыен бала тудыру йортыннан каршы ала...

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас