Изге эшләр башында — ветераннар
Андрей Исаев җитәкчелегендәге Хәрби хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары иҗтимагый оешмасы биредә бик актив эшли. Районда яугирләр истәлегенә барлыкка килгән байтак һәйкәлләр, тактаташлар аларның башлангычы һәм көче белән мөмкин булды. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшчәнлеге булсынмы, бүген инде махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм күрсәтүме – хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәрвакыт алгы сызыкта.
Шул ук вакытта хезмәттән кайтуларына дистәләгән ел үтсә дә, бер-берсенең хәле белән кызыксынып, үзара ярдәмләшеп яши алар. Кулларыннан килгәнен үзләре генә хәл итә, җитдирәк мәсьәләләр белән югарырак урыннарга мөрәҗәгатьләр юллый, иң мөһиме — һәрвакыт теләкләренә ирешәләр, чөнки ир-егетләр әйткән сүзен, биргән вәгъдәсен һәрвакыт үтәргә тиеш, дип эш итә алар. Бу уңайдан байтак мисаллар китерергә мөмкин. Шуларның берсенә аерым тукталып үтәсем килә. Күптән түгел Чишмә районында Чечен сугышы инвалиды Салават Хафизовка электр приводлы инвалид коляскасы тапшырылды. 2000 елда хәрби бурычын үтәгәндә Чишмә егете ике аягыннан да мәхрүм кала. Шуңа мондый колясканың Салават өчен никадәр мөһим булуын барысы да яхшы аңлый иде.
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз”
Чишмә районы ветераннарының мөрәҗәгатен “ВоИн” Бөтенрусия хәрби инвалидлар иҗтимагый оешмасы игътибарсыз калдырмады. Ә колясканы тапшыру тантанасы район үзәгендәге Җиңү паркында узды. Чарада әлеге оешманың Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе рәисе Илья Рыбаков, аның урынбасары Алексей Рыбаков, Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, районның Хәрби хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары оешмасы җитәкчесе урынбасары Радик Карачурин һәм оешманың актив әгъзалары, шулай ук махсус хәрби операция зонасыннан кыска ялга кайткан хәрбиләр катнашты.
— Без бүген яхшы сәбәп — үзебезнең туганыбыз, Чечен сугышы ветераны Салават Хафизовка коляска тапшыру уңаеннан җыелдык. Ул аның тормышын бераз уңайлырак итәр, дип ышанабыз. Салават болай да актив иде, хәзер ул тагын да күбрәк чараларда катнаша, ерак араларга йөри алачак. Ул – безнең юрист, үзе дә инвалид буларак, авыр тормыш хәлендә калган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм күрсәтә, юридик сораулар буенча консультация бирә. Менә хәзер без аңа ярдәм итәргә булдык, — диде Илья Петрович, бүләкне тапшырып.
Сугыш һәм хәрби конфликтлар инвалидларына, ветераннарына һәм аларның авыр тормыш хәлендә калган гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешма вәкилләре билгеләвенчә, электр приводлы коляска кебек мондый зур ярдәм төрен Башкортстаннан тәүгеләрдән булып Салават Хафизов алды. Иҗтимагый оешманың бүлекчә вәкилләре җыелышып сөйләшкәннән соң, барысы да, колясканы Чишмә районы егетенә тапшырырга кирәк дигән уртак карарга килгән.
— Әфган, Чечен сугышлары ветераннары миңа каты яраланудан соң тернәкләнергә, гадәти тормышка әйләнеп кайтырга бик нык ярдәм итте. Менә “ВоИн” оешмасы ярдәме белән хәзер заманча коляскага ия булдым, — диде Салават Рифхәт улы, барысына да рәхмәтләрен җиткереп.
Илья Петрович әйтүенчә, сугыш инвалидлары белән алар тыгыз элемтәдә тора һәм Чишмә районында аларның оешмасы тарафыннан оештырылган бу бердәнбер чара түгел. Даими рәвештә район хакимиятендә уздырылган күчмә кабул итүләр вакытында сугыш һәм хәрби конфликтлар инвалидларына, ветераннарына һәм аларның авыр тормыш хәлендә калган гаиләләренә юридик ярдәм күрсәтәләр.
Коронавирус пандемиясе чорында тагын бер акция оештырган иделәр — Президент грантлары чикләрендә Чишмә районының төрле сугышларда катнашып, инвалидлык алган 9 ветеранына ноутбуклар тапшырылды.
Шулай ук чыгыш ясаучы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары район хакимиятенең игътибар үзәгендә булуларын, аларның хәлен аңлап карауларын, төрле яклап ярдәм күрсәтелүен һәм тыгыз элемтәдә эш итүләрен билгеләде.
Үз чиратында, Ришат Мансуров та иҗтимагый оешма вәкилләренә район егетләренә шундый зур ярдәм күрсәтүләре, аларның мәнфәгатьләрен яклау буенча байтак эш башкарулары өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде һәм фондка киләчәктә дә уңышлар теләде. Районга килгән иҗтимагый оешма вәкилләре Ришат Әнис улы белән башка проблемалар хакында да сөйләште. Шул исәптән, хәзер инде махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, аларны шифаханәләрдә дәвалау мәсьәләсенә дә тукталдылар.
Шулай ук махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче Башкортстан яугирләре өчен гуманитар ярдәм җыю һәм аларны илтүдә актив катнашучыларга “ВоИн” оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Салават батыр рухы аңарда!
Гомумән, физик мөмкинлекләре чиклеләр — нык һәм көчле рухлы кешеләр, үз үрнәкләрендә ихтыяр көчен һәм тормышны яратуларын, тормыш сынауларыннан көчлерәк булуларын исбатлыйлар. Салават Хафизов та — шундый көчле рухлылардан. Авырлыклар алдында югалып калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, язмышына зарланмыйча көн итә ул. Аның белән аралашканнан соң зур борчу-хәсрәт кебек тоелган вак-төяк мәшәкатьләр артка чигенә.
Шушы җирдән, шушы туфрактан ул. Район үзәгендәге 1нче мәктәпне тәмамлагач, урындагы һөнәри училищеда автокранчы һөнәрен үзләштерә. Аннары — армия хезмәте. Бер ел Тоцкий шәһәрендә хезмәт иткәннән соң, 1999 елда аларның полкын Чечняга җибәрәләр. 2000 елда каты яралана егет. Зенит корылмасы куелган “Урал” машинасы водителе була ул. Гранатомет снаряды аның машинасының кабинасы астында шартлый. Шуның нәтиҗәсендә 20 яшьлек егет ике аяксыз кала. “Сикереп калырга да вакыт булмады. Хәзер сөенәм, ярый исән калганмын. Рәхмәт минем белән булган егетләргә, алар мине кабинадан чыгарып, ярдәм чакырып, госпитальгә озатканнар. Шок хәлендә булгач, андагы вакыйгаларны яхшылап хәтерләмим дә”, — ди Салават.
Ел ярым Русиянең төрле төбәкләрендәге госпитальләрдә дәваланырга туры килә. Шуннан соң протезлар ярдәмендә хәрәкәт итә. Кайту белән Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә. Ләкин, физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, читтән торып уку бүлегенә күчәргә туры килә. Кулына диплом алгач, белгечлеге буенча эшләп ала. Билгеле, протезларда күп һәм озак хәрәкәт итү авыр, бер ел эшләгәннән соң өйдән генә хезмәт күрсәтә: юридик консультацияләр бирә.
Гаилә хәленә килгәндә, хатыны — Чишмә авылы кызы белән ике бала үстерәләр. Бүген инде улларына 19 яшь, ул дә әтисенең эзеннән китеп, юрист һөнәрен үзләштерә. Кызларына 14 яшь. Тиздән Хафизовлар үзләре салган яңа йортка күченергә җыена. Үзенең аяклары булмаса да, йөгереп йөри ул, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Кыскасы, көчле рухлы егет булуы хакында аның тормышы һәм эшчәнлеге үзе сөйли. Ә менә бүгенге бүләк аның тормышын тагын да уңайлырак итәр, дип ышанасы килә.
Алар һәрвакыт бердәм!
Чишмәдәге Җиңү паркы бик зур һәм күркәм. Аны төзекләндерү дәвам итә әле. Киләчәктә үзәк урамнарның берсендә урнашкан локаль сугышларда катнашучылар, диңгезчеләр, десантчылар һәм чик сакчыларына куелган 4 һәйкәл дә бирегә күчереләчәк.
Ветераннар белән Җиңү паркын аралаша-аралаша әйләнеп чыктык. Әңгәмәдәшемнең тагын берсе – районның Хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Радик Карачурин. Ярми авылы егете 1986–87 елларда Әфганстанда хезмәт итә, яралана, “Хәрби казанышлар өчен” медале белән бүләкләнә. Ветераннарны онытмауларына, игътибарсыз калдырмауларына, төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелүенә чиксез сөенә ул. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер, чөнки алар үзләре дә бик күп изге эшләрнең башында тора.
Менә әлеге вакытта урындагы иҗтимагый оешма әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Радик Карачурин үзе махсус хәрби операция бурычларын үтәүче якташларына гуманитар йөк җыю эшен оештыруда гына түгел, аны илтүдә дә катнашкан.
— Безнең һәрбер изге башлангычны район хакимияте дә хуплап кабул итә һәм барлык яклап ярдәм күрсәтә. Шулай берләшеп, кулга-кул тотынып эшләгәч, нәтиҗәсе дә күркәм, — ди Радик Карачурин.
Әйе, барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл иткәндә генә аның нәтиҗәсе дә сөенечле була. Чишмәлеләр дә бердәм булулары белән алдыра. Хәрби туганлыкның да көче шунда бит.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Чишмә районы.