Алсуның улы кайткан!
Бүген аннан да бәхетле кеше юк! Озакка кайтканмы?
Җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат махсус операциядән 2 атналык ялга кайткан.
Айрат махсус операциягә беренчеләр рәтендә мобилизацияләнгән иде. Алсу Сөнгатуллина әле мартта гына Айрат турында: «Улыбыз хәзер бик куркыныч урында… Элемтәгә сирәк чыга. Чыкканда да бик сагынып сөйләшә.
Улым качып йөрмәде, чакыру килү белән үк «барам» диде. Иң мөһиме – аларның алдагы матур тормышка ышанычлары югалмасын иде. Безнең, мондагыларның да, төп максаты, миссиясе – якыннарыбызга ярдәм итү булырга тиеш. Егетләребез безнең янәшәдә икәнне тойсыннар. Алар үзләре генә беләләр нәрсәләр аша узганнарын. Дусларын югалталар, яраланучылар да бик күп, үлем белән күзгә-күз очрашалар», – дигән иде.
Матур яллар, инде дә бөтенләйгә кайтуын теләп калабыз!
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/alsu-songatullinanyn-uly-maxsus-operaciyadan-yalga-kaitkan-5859346